Ә киләсе атна азагында Русиянең Европа өлешендә һава температурасы 0 градуска кадәр җылытачак, дип яза "РИА Новости", Русиянең Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән.
"Һава температурасы күтәреләчәк. Атна азагында 0 дән - 5 кә кадәр булачак. Бу Русиянең Үзәк өлешенә кагыла", - дип аңлатма биргән Вильфанд.
Алдагы биш көндә исә Русиянең Көнбатыш чикләреннән алып, Тын океан яр буйларына кадәр аномаль суыклар көтелә. Иң салкын көн 23 февральдә булачак. Һава температурасы - 33 градуска кадәр түбәнәюе көтелә.