Үзән
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Экология
7 март 2021, 16:05

Март аена сынамышлар

Март башында тамчы тамса, җәй яхшы килә.

* Мартта җылы булса, җәй салкын була.
* Мартта күк күкрәсә, салкыннар көтегез.
* Күк күкрәмичә генә яшен күрсәгез, җәй салкын булыр.
* Март яңгырлы булса, гөмбәле җәйгә ишарә.
* Мартта суык һәм коры булса – икмәк уңар.
* Мартта боз сөңгеләре озын булса, яз озак килер.
* Мартта томаннар еш төшсә, яңгырлы җәйгә.
* Март ахырында карның тиз эрүе һәм суларның тиз китүе дә - яңгырлы җәй
билгесе.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас: