Аномаль салкыннардан соң, һава температурасы кискен җылыначак, дип хәбәр итә “РИА Новости” РФ Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән.
Пәнҗешәмбегә каршы төндә илебезнең Үзәк өлешендә һава температурасы төнлә -28 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
Ял көннәрендә исә, пәнҗешәмбе белән чагыштырганда, һава 15-20 градуска җылыначак.
Шимбәгә каршы төндә 8-10 градус салкын булса, якшәмбе бу күрсәткеч 0 градустан да югарырак күтәрелүе ихтимал. Шулай ук яңгыр явуы да мөмкин, дип фаразлый синоптик.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.