Үзән
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Эшкуарлык
6 Май 2020, 16:20

Тәмле бәлешләр сезне көтә

Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында балалар өйдә пешерелгән ризыклардан ялкып киттеләрме, беркөнне икәүләп: “Әни, әйдә, өйгә шаурма китертик”, - дип ялвара башладылар. Аларга каршы торып буламыни, пешерүдән дә ял итәрмен, дип риза булдым. Интернеттан “Муравей” кафесының номерын табып, заказ бирдем. Телефоннан сөйләшкән ягымлы тавышлы кыз: “Машина белешәм дә, кабаттан шалтыратырмын, илтеп бирү бушлай”, дип җавап бирде. Күп тә үтмәде: “Заказыгызны китердек, чыгып алыгыз”, - дип шалтыраттылар. Шаурма телне йотарлык бик тәмле булды. Өстәвенә, хакы да артык кыйммәт түгел, җитмәсә, бушлай китереп бирәләр.

Бу кафеның көнкүреш йортындагы кибетенә китерелгән бәлеш, гөбәдия, шаурма, хот-дог, сэндвичларын бик күпләр яратып сатып алгандыр, мөгаен. Әле өйдән чыгып йөрергә ярамаган вакытта кафе хезмәткәрләренең аларны йортка китереп бирә алулары аеруча уңайлы. Шуңа да, бүген “Муравей” кафесының эшчәнлеге турында язып китү урынлы булыр, дип уйлыйм.
Кафе 2015 елда Уфа-Белорет трассасында Кырмыскалыдан чыккан юл өс­тен­дә ачыла. Шул вакыттан алып ул юл­чы­ларның гына түгел, район хал­кы­ның да яраткан урынына әверелде. Җи­теш­терү бүлеге мөдире Гөлнара Шә­­ри­повадан кафеның ничек үсешүен, үз-үзеңне изоляцияләү шартларында ничек эшләүләрен сораштык.
- Гөлнара Әнвәр кызы, ни өчен юл буенда кафе ачарга булдыгыз?
- Без әле дә кешеләрдән бу урында нәрсә булса да килеп чыгуына ышанмаулары турында хәбәрләр ишетеп торабыз. Аңа аз гына җан өрергә кирәк, дип җавап бирәбез. Юл буендагы кафе буларак ачылып, иң элек сатып алучыларга фаст-фуд һәм, әлбәттә, шаурма тәкъдим иттек. Шаурма – халыкның бездән иң яратып сатып алынган азыгы булып кала. Аны районда безнең кебек күпләп һәм төрле итеп әзерләгән башка урыннар юк. Бүгенге көндә аны без классик, ливанча һәм шашлык белән өч төрле әзерлибез. Ливанча әзерләнгән шаурма сатып алучыларда популярлык белән файдалана.
- Ни өчен нәкъ шаурмага өстенлек бирдегез? Аны тәмле итеп әзерләү сере белән уртаклашып китсәгез иде?
- Иң беренче чиратта, “Маяҡ” радиосы алып баручылары Сергей Стиллавин һәм Рөстәм Вахидовка шул азыкны мактап, күрсәтмә биргәннәре өчен рәхмәт. Бездә бер тапкыр ливанча шаурма ашап караган кешеләр: “Башкортстанда иң яхшы шаурма”, дип мактап, башка клиентларга да тәкъдим итәләр. Без шаурма өчен иң сыйфатлы азыклар һәм ГОСТ буенча алынган тавыкның түш итен файдаланабыз, майлы тире урыннарын кулланмыйбыз.
Моннан тыш, без итне грильдә әзер­ләмибез. Тәүдә кешеләр аңламый иде, грильга куюны сорыйлар. Ләкин, серебезне ачам, без иң элек шаурма эшли башлау алдыннан, аны туган илендә ничек әзерләүләрен җентекләп өйрән­дек. Шуннан соң гына аны тик үзебезнең рецепт буенча эшли башладык.
- Тагы да нинди заманча ризыклар тәкъдим итәсез?
- Икенче ел инде гамбургерлар әзер­ләү белән шөгыльләнә башладык. Алар өчен булкаларны һәм котлетларны үзе­бездә пешерәбез. Һәр азыкның әзерләү үзенчәлеге бар, мәсәлән, гамбургерларга, хәтта, яшел чәй кушыла. Моннан тыш фри-бәрәңге, наггетсы, сэндвич, хот-дог, хәтта фритюрда пешерелгән фри-пил­мәннәр дә тәкъдим итәбез.
- Ләкин күпләр сезне бик тәмле һәм яңа пешкән хуш исле бәлешләрегез аша белә.
- Әйе, безнең юл сервисында эшләү тәҗрибәбез юк иде. Шуңа күрә, тәүге елда апрель аенда йөк машиналарын йөретүне туктаткач, безнең килем сизелерлек кимеде. Кафедагы залны пекарня итеп үзгәртергә булдык. Кырмыскалы моңа кадәр дә тәмле икмәге белән дан тотканлыктан, бәлешләр пешерә башларга карар иттек. Ә ул чакта бәлеш тәкъдим итүчеләр аз иде. Тәүлегенә 380шәрне пешергән вакытлар булды.
Әле дә аларны тик табигый продуктлар белән пешерүне дәвам итәбез. Бөр­легән, кура җиләге, сырганак, чия, алма һәм башка җимешләр белән әзерлән­гәннәре бик үтемле. Эчлекләрне кызлар үзләре әзерли, конфитюр кулланмыйбыз. Камыр рецептын белергә теләү­челәр күп булды. Моның өчен хәтта эшкә дә урнашып карадылар. Ә камыр­ның сере гади – сыйфат­лы продукт һәм үз эшен яратып баш­каручы кеше­ләр.
Коръән мәҗлесләренә һәм башка бәйрәмнәргә безнең вак бәлешләрне һәм гөбәдия­ләрне дә күпләп пешертеп алалар. Мин шуны аңладым: үзең пе­шер­гән азыгың­ны үзең яратканда гына, башкаларга да ошый икән.
- Ә бүгенге үз-үзеңне изоляцияләү шартларында клиентларыгыз белән ничек элемтә тотасыз?
- Бүген беркемгә дә җиңел түгел. Кибеткә, даруханәгә һәм башка урыннарга йомыш белән генә түгел, аралашу өчен дә йөрегән өлкән яшьтәгеләргә аеруча авыр. Безнең хезмәткәрләр аларны хезмәтләндереп кенә калмыйча, хәбәр­ләрен дә тыңлыйлар, аралашалар, тынычландыралар да.
Үз-үзеңне изоляцияләү чорында сатып алучыларыбыз белән безнең арада җепләр өзелүен теләмибез. Гомумән, без бүгенге кризис чорында яхшы якка үзгә­реш чоры, дип уйлыйбыз. Ә үзгәрешләр авырлыкларсыз гына булмый, шуңа күрә без сатып алучыга үзебез якынаерга ка­рар иттек. Бушлай итеп бирәбез һәм төрле акцияләр оештырабыз. Өлкән яшь­тәге кешеләргә бәлеш илткәндә, үзе­без пешергән икмәкне бушлай алып барабыз. Әгәр дә юл уңаенда сөт, май һәм башка азык-төлек сорасалар, анысын да кереп алырга мөмкин.
Бүген сатып алучыларга тагы бер кызыклы тәкъдимебез бар. Әгәр дә үзегез пешерергә телисез икән, теләгән камырны, эчлекне сатып алырга мөмкин. Бу бүгенге заман шартларында бик уңайлы һәм очсызга да төшә, дип уйлыйм.
- Клиентларыгыз өчен тагы нинди яңа­лыкларыгыз бар?
- Ай ярым элек без сатуга маринадланган шашлык, учакта әзерләнгән пылау, күмердә пешерелгән шашлык тәкъдим итә башладык. Аны безнең өчен Зөлфәр абый пешерәчәк, без аны үзара шулай дип йөретәбез.
Пандемия чорында безнең барыбызга да үзгәрергә туры килә, үз көчебез белән товар, чимал алып кайтабыз, безнең хезмәткәр кызлар ашнакчы да, сатучы да, курьер эшләрен дә башкара.
- Гөлнара Әнвәр кызы, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Сезгә арытабан да яңадан-яңа идеяләр табарга язсын, клиентларыгыз артып торсын.
Гөлчәчәк Алачева.
https://vk.com/kafemuravey
https://www.instagram.com/muravei43?r=na
https://ok.ru/group/57723104067770
Реклама хокукында.
Читайте нас: