– Салон ачу турында мин күптән хыяллана идем. Узган елда, ниһаять, теләгем тормышка ашты, – ди Галия Ибраһимова.
Галия Әсләх кызы Мишкә районында туып-үскән. 1996 елда Кырмыскалы авылы егетенә кияүгә чыгып, гаилә район үзәгенә күченеп килә.
Башта һөнәрчелек училищесы, аннан соң институтта менеджер һөнәрен үзләштерә. Тәүдә Техник инвентаризацияләү бюросында, соңыннан Страховкалау компаниясендә эшли. Нинди генә вазыйфа башкармасын, мөлаемлылыгы, тырышлыгы белән аерылып тора. Шулай да, һәрвакыт күңеле тарткан, үзенә ошаган һөнәр белән шөгыльләнергә тели.
– Офиста тотрыклы эштән китәргә уйлап, тормышымда кискен борылыш ясадым. Санкт-Петербург матурлык мәктәбенең Уфа шәһәрендәге филиалында маникюр һәм педикюр мастерына укып чыктым. Биредә укырга ярдәм күрсәткәннәре өчен халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә рәхмәт әйтәсем килә. Бизнес-план төзедем һәм эшемне үстерүгә ярдәм алдым, - ди Галия.
Бүгенге көндә Галия Әсләх кызы тырнакларны матурлау, үстерү, буяу, педикюр ясау, шулай ук кашларны йолку һәм буяу белән шөгыльләнә. Тәрбияле куллар һәм кашлар һәр хатын-кызны бизи, дип исәпли. Моңардан тыш, Галия Ибраһимова Уфа шәһәрендә җитештерелгән уникаль “INКI” косметикасы белән эшләү өчен дә махсус укыган. “INКI” косметикасы тән тиресен, тырнакларны һәм чәчләрне яшәртү, ныгыту һәм сәламәтләндерү үзенчәлегенә ия.
Галия Ибрагимова – ачык йөзле һәм мөлаем хатын. Бу сыйфатлар матурлык өлкәсендә эшләүче кеше өчен аеруча мөһим. Әлеге вакытта ул Санкт-Петербург мәктәбенең Уфа шәһәрендәге матурлык салонында парикмахерлыкка укый.
- Миңа аралашу, кешеләр белән эшләү аеруча ошый. Иң мөһиме, һәр хатын-кызга үзен яратып, матурлыгына ышанып яшәү кирәк. Ә матур яшәү өчен тирә-юнең, кигән киемең, күңелең дә гүзәл булырга тиеш. Ә миннән хатын-кызларның зур горурлык хисе белән китүләрен күрүе үзе бер куаныч, - ди Галия.
Әңгәмәдәшчебез - бәхетле хатын һәм әни дә. Өлкән улы Альмир Башкорт дәүләт педагогия университетында укый, кече улы Рәсүл 4нче сыйныф укучысы. Тормыш иптәше Флюр мастер-бригадир булып эшли.
– Минем гаиләм – ышанычлы терәгем, таянычым. Йортымда тәртип булдырырга яратам. Бик күп гөл-чәчкәләр үстерәм. Гаиләмне тәмле ашлар пешереп сөендерәм. Җырларга һәм биергә яратам, - дип бәхет сере белән уртаклашты Галия.
Мастерга язылырга теләсәгез, 8-919-611-05-88 телефоны буенча шалтыратып, шулай ук nogti-kogti.ru сайты аша кереп, үзеңә кирәк процедураны, килү өчен уңайлы вакытны сайларга гына кирәк. Салон түбәндәге адрес буенча урнашкан: Кырмыскалы авылы, Киров урамы, 34, Көнкүреш йорты, икенче кат, “У Индиры” парикмахерские.
(Реклама хокукында).