Үзән
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Эшкуарлык
27 Май 2020, 16:23

Алмаш часть кирәкме яки катнашазыкмы?

Нинди генә мехнизм булмасын, иртәме-соңмы ул сафтан чыга. Шуңа күрә, аларны вакытында карарга һәм төзәтергә кирәк. Кырмыскалы авылының элекке “Таможня конфискаты” урынында урнашкан яңа кибеттә авыл хуҗалыгы техникасы өчен 4000нән артык алмаш часть бар.

Заказ бирергә дә мөмкин
Хәзер һәр кешенең ихатасында, фермерларда һәм авыл хуҗалыгы пред­приятиеләрендә язгы басу эшлә­ренең кызган мәле. Ә җәй җитү белән авыл кешесен печән хәзерләү, үсем­лекләрне утау һәм ашлау кебек эшләр көтә. Бу вакытта аларга трактор, чәч­кеч һәм печән чапкыч кебек техника ярдәмгә килә. Алар безнең хез­мәтебезне җиңеләйтә, җитеш­терү­­чәнлек тә арта.
Биредәге кибеттә техника өчен нинди генә алмаш частьлар юк: МТЗ-80, Т-40, Т-150, ДТ-75 тракторлары, шулай ук мини-трактор, печән чапкыч, сабан, чәчкеч һәм авыл хуҗа­лы­гындагы башка техникага ки­рәк-ярак­­ның барсы да бар. Трактор һәм мотоблоклар, Акрос һәм Дон комбайннары өчен каешлар да алырга мөмкин. Трансмиссион, гидравлик, мотор, майлау материаллары, шулай ук суыткыч сыеклыклар да бар. Кибеттә үзеңә кирәкле аккумулятор да сайларга, искесен тапшырып, яңа­сына ташлама да ясатырга мөмкин. Сатуда шулай ук поршень һәм подшипниклар, метиз кебек төрле комплектлар, электрика өчен барлык кирәк-яраклар да табарга була. Авыл хуҗалыгы техникасы өчен тәгәр­мәчләр кирәкме, рәхим итегез! Алмаш частьларның да ниндие генә юк монда. Сатуда булмаса, заказ биреп кайтартырга да мөмкин. Алмаш частьларга кагылышлы барлык сорауларны 8-937-357-25-67 телефоны буенча бирергә мөмкин.
Он, шикәр кирәкме?
Кибеттә авыл хуҗалыгы маллары һәм кош-корт өчен азык сатыла. Фураж, иген, катнашазык, төрле өстә­мәләр дә бар. Шулай ук костер һәм люцерна орлыгы да алырга мөмкин. Бирегә килеп, халык он, шикәр комы, ярмалар, үсемлек мае һәм башка азык та алала. Хаклары да кыйммәт түгел.
Коронавирус таралуга юл куймау максатында, кибет товарларны кли­ент­ларның йортына ук илтеп бирә. Моның өчен 8-987-617-59-81 телефоны буенча шалтыратып, заказ бирергә генә кирәк.
Кибетнең адресы: Кырмыскалы авылы, Киров урамы, 24. Акчаны кулдан түләргә яки күчерү юлы белән исәпләшергә мөмкин.
Әлфия Йомакаева.
(Реклама хокукында).
Читайте нас: