Үзән
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Эшкуарлык
8 июнь 2020, 12:25

Аларның оста куллары тимерне дә эретә

Кат-кат агач койма буяу, искергән саен аны яңарту гадәте бетте хәзер. Соңгы елларда йорт, каралты-кураны калай койма, тимер капка белән уратып алу модага керде. Шул рәвешле элекке заманнардагы тимерче һөнәре дә безнең көннәргә әйләнеп кайтты. “Кармет” җәмгыяте җитәкчесе Дамир Насыйров әйтүенчә, уеңда йөреткән һәр әйберне тимердән чүкеп ясап була.

Предприятие үз эшен 2000 ел башында башлап җибәрә. Шәхси эшкуар Фәнис Насыйров тәүдә мунча мич­ләре ясарга, эретеп ябыштыру эшләре белән шөгыльләнергә карар итә. Ва­кыт үтү белән предприятие юнәлешен киңәйтеп җибәрә. 2008 елда чүкеп ясалган әйберләр җитештерү буенча ти­мер­лек цехы ачыла. Яңа эшне үз­­ләш­терергә туры килә. Вакыт үтү белән биредә матур-матур капкалар, коймалар, ишекләр, эскәмияләр, беседкалар, урналар ясый башлыйлар. Тиздән аңа Фәниснең улы Дамир да кушыла һәм алар икәүләп эшли башлыйлар.
- Башкорт дәүләт универси­те­ты­ның физика-математика факультетын тәмамлаганнан соң, бераз вакыт кү­чемсез милек өлкәсендә эшләп алдым. Ләкин тора бара миңа эшкуарлык, асылда, әтиемнең шөгыле ныграк ошый башлады, - ди бүген Дамир Фә­нис улы. – Минем әтием бик җаваплы, максатына омтылучан кеше. Нәрсәгә тотынса да, ахырына җиткермичә туктамый. Һәм аның барсы да уңышлы килеп чыга.
2010 елда Насыйровлар “Ф.Җ.Насыйров” шәх­си предприятиесен “Кармет” җәмгыяте итеп үзгәр­тергә карар итәләр. Арытабан биредә тимер белән эшләү буенча башка юнә­леш­ләрне дә үз­ләште­рә­ләр. Ферма, урамдагы күрсәткечләр, стел­ла кебек тимер конструкцияләр җитештерә башлыйлар.
Калай табакларны бөгә торган корылма сатып алганнан соң, төрле сыемнар, савытлар, шулай ук авылларда һәм авыл хуҗалыгы тар­макларында киң кулланылган төрле зурлыктагы су башнялары җыю мөмкинлеге барлыкка килә.
Үзгәртелеп корылганнан соң, ул Кырмыскалы районында тимер прокат белән тәэмин итүче иң эре пред­приятиеләрдән исәпләнә. Продукция зур популярлык яулый башлый. Җәм­гыятьнең изде­лиеләре районда гына түгел, республиканың баш­ка төбәк­ләрендәге күп кенә йортларны һәм җә­­мәгать урыннарын бизәп тора. Район үзә­ген­дәге сквер һәм парклардагы коймалар, эскәмиләр, чәчкә савыт­лары, урналар барсы да аларның ты­рыш хезмәт нәтиҗәсе.
Әлбәттә, предприятие киңәйтел­гәч, өстәмә эшче куллар да кирәк була. Бүгенге көндә биредә барлыгы 15 кеше – тимерчеләр, эретеп ябыштыручылар, токарьлар эшли. Аларның барсы да үз бурычларына намуслы карый һәм үз эшләренең осталары.
- Безнең төп бурыч – районыбыз һәм туган тө­бәгебезне төзекләндерү һәм матурлау. Килә­чәктә пред­приятиенең җитештерү куәтен арт­ты­рырга, сәүдә базарын киңәйтергә, шулай ук башкарган эш темпын сакларга ниятлибез, - ди Дамир Фәнис улы, зур горурлык хисе белән.
Милена ФӘЙЗУЛЛИНА.
Реклама хокукында.
Читайте нас: