Бөтендөнья ярминкәсендәге тарих
1995 елда Санкт-Петербург шәһәрендәге “Русия фермеры” Бөтендөнья ярминкәсенә илебезнең төрле төбәкләреннән авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр җыела. Алар арасында безнең район фермеры Вәсим Кәримов та була. Чараны ачу тантанасында президиумда утырган CNN хәбәрчесе “Илебез юкка чыгып бара, диләр. Шул дөресме? – дигән четерекле сорау бирә. Сорау бик урынлы, чөнки 1990 елларда Русиядә туым бик түбән була. Русия фермерлары берлеге рәисе Владимир Башмачников журналистка җавап итеп, самолетта Башкортстан фермеры Вәсим Кәримов белән бергә очуы турында сөйли. Аның хуҗалыгында эшләр көйле баруы, ә гаиләдә яңарак кына дүртенче сабыйлары тууы турында да әйтә. Владимир Федорович сүзне үзенең танышына бирергә тәкъдим итә. Безнең якташыбыз оялып тормый, телевизион камера микрофонына үзенең эшләре турында сөйли. Вәсим Кәримовның сүзләрен ачык ярминкәдә катнашкан Анатолий Собчак та хуплый. Мондый дәлилләр китергәч, журналист тынып кала.
Чөгендер үстерү отышлы иде
Вәсим Кәримов Варшавка авылында туып-үсә. Армиядә хезмәт итә, Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, зооинженер һөнәре алып чыга һәм Шәйморатов исемендәге колхозга эшкә урнаша. Үзгәртеп кору чорында фермерлык белән шөгыльләнергә карар итә. 1990 еллар урталарында Вәсим Фәрит улының хуҗалыгында эшләр көйләнгән була, ә гаиләдә дүрт бала үсеп килә.
– 1991 елда Ельцин фермер хуҗалыклар турында Указга кул куя. Ул вакытта мин хуҗалыкта 120 баш дуңгыз асрый идем инде. Апрель аенда 34 гектар җир биләмәсе алдым һәм районда тәүгеләрдән булып фермер булып киттем. Бер елдан соң янә 80 гектар җир өстәдем. Анда, нигездә, шикәр чөгендере үстердем. Ул вакытта бу культураны кул көче белән утый, сирәкли һәм чистарта идек. Ә Карлыман заводы шикәр комы җитештерү буенча республикада тәүге заводларның берсе иде, - ди әңгәмәдәшчем.
Шикәр чөгендер үстерү отышлы булып чыга. Ягулык-майлау материалларының хаклары бик кыйммәт түгел, продукция кабул итү пункты да якында гына. Әлбәттә, авырлыклар да булмый түгел, була. Товарны тапшыру өчен өчәр көн чиратта торырга туры килгән чакларны Вәсим Фәрит улы яхшы хәтерли. 2003 елга кадәр ул шикәр чөгендере үстерә, ә Карлыман шикәр заводы үз эшчәнлеген туктаткач, илдәге хәл үзгәргәч, эшнең яңа юнәлеше турында уйланырга туры килә.
Теплица хуҗалыгы
Кәримовлар Туймазыда теплицаларында кыяр, помидор, укроп үстерү белән шөгыльләнүче фермер Латыйповлар белән дус була. Бервакыт Вәсим Фәрит улы анда барып, тәҗрибә тупларга тәвәккәлли. Аннан кайткач, Варшавка авылында теплицалар төзергә, дигән карарга килә. Ул вакытта фермерның теләген элекке район башлыгы Хәмзә Рәис улы Әхмәтов та хуплый. Теплицаны җылыту өчен газ үткәрергә кирәк була. Проект, смета төзелә һәм бер елдан соң теплица эшли дә башлый. Районда яшәүчеләр урындагы кибетләрдә сатылган тәмле кыяр һәм помидорларны әле булса хәтерлидер.
– Тәүдә эшләребез бик уңайлы барды. Ул вакытта газга хаклар әлеге кебек кыйммәт түгел иде. Продукцияне Гурьев базасына, район кибетләренә сатуга куя идек. Кайбер чакта көненә 3,5-4 тонналап кыяр җыеп ала идек. 2008 елдагы кризис үсеш темпын бозды. Энергоресурсларга хаклар артты, ә кыяр һәм помидорларныкы шул килеш калды. 2011 елда теплицаларны ябарга булдык, – ди Вәсим Кәримов.
Ит һәм сөт
2016 елда фермер “Мал үрчетү һәм симертү буенча гаилә терлекчелек фермаларын үстерү”га грант алуга ирешә. Симменталь токымлы 45 баш тана сатып ала. Әлеге вакытта Кәримовларның көтүендә 87 баш мал исәпләнә.
- Минем 132 гектар җир биләмәм бар. Мал азыгы культуралары үстерәм, техника паркым үземнеке. Шул көннәрдә язгы чәчү эшләрен тәмамладык. Грантны мал симертү өчен алган идем, ләкин киләчәктә сыерлар үрчетергә, сөт алу юнәлешен үстерергә ниятлим. Район үзәгендәге кибетләрдә безнең продукция “Варшавка сөте” маркасы астында сатыла, - ди Вәсим Фәрит улы.
Вәсим Кәримов 30 ел дәвамында туган җирендә фермерлык белән шөгыльләнә. Тормыш иптәше Наҗия аның тугры ярдәмчесе. Өч кызлары күптән үзаллы яши, уллары университетны тәмамлый, тормышларына шатлык өстәп оныкалары үсеп килә. Вәсим Фәрит улы тормышта булган төрле хәлләрне көлеп искә ала. Бу кешенең көр күңеллелеге, эшсөярлеге, оптимист булуы хәйран калырлык. Ничә тапкыр аңа яңа эш башларга туры килгән, ләкин ул авырлыклардан куркып тормаган, алга баруын дәвам иткән.
– Мин авыл малае. Әти-әнием дә гомер буе колхозда тир түктеләр. Әтием ат караучы булды. Мин дә атлар яраттым. Фермерлык белән шөгыльләнүем акча өчен генә түгел, ә күңел таләбе ул. Җирне яратам һәм аны ташларга җыенмыйм, - ди фермер.
Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Реклама хокукында.