Әңгәмә барышында Евгений Викторович бүгенге көндә сөт җитештерү юнәлешендә эшләгән предприятиене арытабан үстерү буенча инвестиция проектын тәкъдим итте.
Хуҗалыкта 1000 баштан артык мөгезле эре мал бәйсез асрала. Мондый эре предприятиенең моңа кадәр бозаулар өчен махсус абзары юк иде. Шуңа да предприятие җитәкчесе якын киләчәктә 4000 кв. метрдан артык мәйданлы ферма корпуслары төзергә планлаштыра. Сүз тиз төзелә торган тентлы конструкцияләр турында бара. “Артемида” токымчылык хуҗалыгының эш юнәлеше перспективалы. Голштин токымлы таналарга сорау зур, ә республикада аларны җитештерүче башка предприятие юк.
Фикер алу нәтиҗәләре буенча, Евгений Викторович яңа комплекс төзелеше барышында, тәү чиратта, табигый материаллар куллану максатында урындагы карьерны файдалану, тиешле корылмалар һәм мал сатып алганда финанс ярдәм күрсәтү белән бәйле килеп туачак мәсьәләләрне атады.
“Эшкуарлар сәгате”ндә катнашучылар бу проектны тулысынча хупладылар һәм аңа ярдәм күрсәтү мөмкинлекләре турында карар кабул иттеләр. Шулай, республика дәрәҗәсендәге тормышка ашырылган төрле программалар чикләрендә, предприятие яңа мал сатып алу һәм яңа корпуслар төзелешенә киткән чыгымнарга компенсация алачак.
Рушания ХӘМӘТГАЛИМОВА.