- Айрат Әбүзәр улы, 2020 ел Сезнең компания өчен нәрсә белән истәлекле булды?
- Безнең өчен иң мөһиме – клиентлар. Зур горурлык белән әйтә алам: агымдагы ел эш нәтиҗәләре буенча, безнең офисның бер клиенты да игътибардан читтә калмады. Өстәвенә, хезмәтләр даирәсе артты, Башкортстан Республикасында офислар барлыкка килде.
- Клиентлар өчен нинди хезмәтләр өстәлде һәм нинди яңалыклар бар?
- Агымдагы елда көтелмәгән хәл барлык эшчәнлеккә, шул исәптән страховкалау өлкәсенә дә кагылмый калмады. 2020 ел башыннан без страховкалау килешүләрен, гамәлдәге килешүләргә үзгәрешләр кертү һәм чыгымнарны көйләү хезмәтләрен онлайн режимда күрсәтүгә күчтек. Шулай ук страховка артыннан килүчеләр өчен офиста уңайлы эш графигы төзелде. Вакытында килешү төзергә оныткан клиентлар өчен полисларның вакытын озынайту һәм вакыты чыгу турында исләренә төшерү турында хәбәр итү буенча стандартлар булдырылды.
Шулай ук ОСАГО белән килешү төзегән һәм авариясез йөрегән клиентлар өчен ташламалар, страховкалау мәсьәләләре буенча консультация бирү, шул исәптән чыгымнарны көйләү буенча хезмәтләр сакланып калды.
- Сезнең белән килешү төземәгән страховкаланучылар нинди авырлыклар белән очрашырга мөмкин?
- Иң тәүдә, бу өлкәдә мутлашучылар һәм җавапсыз сатучыларның күп булуы авырлыклар китереп чыгара. Полисны йорттан чыкмый гына, онлайн тутырырга да мөмкин. Ләкин мутлашучылар сайтына гына юлыкмасыннар – андагы интерфейс нәкъ безнекенә охшаш, шундый ук полис, шундый ук түләү, ләкин шуны онытмасыннар - алар алдакчы. Алар Русия автостраховкалаучылары берлеге базасында юк. Аны акча түләгәч кенә, ә ул 5000 сумга якын, тикшерә аласыз. Ахырда сез мутлашучылар исәбенә акча күчерәсез, дигән сүз һәм аны киредән кайтарып булмаячак. Алдан ук Русия автостраховкалаучылары берлеге базасы буенча полисны тикшерә һәм аның чынмы-түгелме икәнен ачыклый аласыз. Еш кына аның ялган булуы турында 400 мең сумга кадәр зыян килгәндә генә беләләр. Күз алдына китерегез: полис алдыгыз һәм имин генә йөрегәндә юл-транспорт вакыйгасына эләктегез, ди. Каза күргән кешенең страховка компаниясеннән сезгә 100-200 мең сумга кәгазь килә. Әгәр сезнең полис ялган икән, ул вакытта зыянны үз кесәгездән каплатырга туры киләчәк.
2019 елның гыйнвар аенда онлайн страховкалау киң файдаланыла башлагач, Русиядә сатылган 300 000 полисның 100 000 ялган булып чыкты. Бүген бу күрсәткеч түбән, ләкин мутлашучылар табылып тора.
Шулай ук автомобиль сатып алганда аның ияләре РЭПта ОСАГО белән килешү төзиләр. Клиентлар агымы күп булган урында да мутлашуларга юлыгырга мөмкин. РЭПның үзендә мондый хәл булмаска да мөмкин, ләкин аннан читтәге биләмәләрдә яки шикле белдерүләр буенча полис алырга кирәкми. Яңарак безгә Ока машинасы хуҗасы - 80 яшьлек бабай килде. Аның полисы ялган булып чыкты. Машина сатып алганда ул аны 6000 сум түләп алган. Ә бездә 2000 сумга ОСАГО белән килешү төзеде. Шуның өчен автомобиль сатып алыр алдыннан ОСАГО өчен безгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Тагын бер мөһим мәл: Русия базарында 300гә якын страховкалау компаниясе исәпләнә, аның 150гә якыны Башкортстан базарында. Полисны онлайн рәсмиләштергәндә ул республиканың страховка компаниясе булмаска да мөмкин. Шул сәбәпле, килешү төзү буенча барлык мәсьәләләр страховкалаучы оешма булган төбәктә генә башкарыла ала, ягъни страховкаланучы күрше төбәкләргә барырга мәҗбүр булачак.
- Ни өчен Башкортстан карамагында булмаган страховкалау кампаниясе чыгарга мөмкин, шунсы аңлашылмый.
- Әлеге мәлдә Башкортстан Республикасының страховка базары ОСАГО буенча зыянлы булу күзлегеннән караганда “токсинлы” исәпләнә. Страховка компанияләрнең сайтлары “скоринг” файдаланалар, ягъни, стажы булмаган, еш кына юл-транспорт вакыйгасына очраган, авария комиссарларына мөрәҗәгать итүгә кадәр барып җиткән зыянлы клиентларны төшереп калдыралар. Боларның барсы да программада исәпкә алына.
Программа автомат рәвештә аны Русиянең страховкалаучылар берлеге сайтына җибәрә. Еш кына калган “рейтинглы” страховкалаучы компанияләр дә шулай ук системаны кире кагачак. Клиент бу чикләүләрне программага кертмәгән һәм республикада булмаган компаниядә генә үтә алачак.
- Бу киртәләрне ничек булдырмаска һәм ОСАГО белән килешү төзүне ничек җиңеләйтергә мөмкин, шуны аңлатып китсәгез иде.
- Иң тәүдә, сыналган брокерларга һәм агентларга, яки страховкалаучы компания филиалларына гына мөрәҗәгать итәргә, страховка компанияләрнең лицензия торышын тикшерергә, берничә платформада клиентларның фикерләрен карарга кирәк.
Безнең офислардагы полислар өчен җаваплылык тикшерелде һәм без сыналган страховка оешмалары белән генә килешү төзибез. Шуның өчен безгә мөрәҗәгать итсәгез, отарсыз. Өстәвенә, бездәге полис хаклары страховкалаучы компанияләрдәге кебек, өстәмә түләүләр юк.
Райондагы страховка базарында шулай ук кәгазь полис урынына онлайн килешү төзүне тәкъдим иткән яңа агентлар йә барлыкка килә, йә югала. Район хакын кисәтәсем килә - еш кына бу агентлыклар белән килешү төзегән клиентлар алданалар һәм бернәрсәсез торып калалар.
Сәвәләй авылыннан бер клиент шундый агентлыкта полис буенча килешү төзегән. Ләкин юл-транспорт вакыйгасы буенча агент аңа тиешенчә консультация бирә алмагач, ул безгә мөрәҗәгать итте. Читтә полис алган кешеләр дә киңәш сорап, безгә мөрәҗәгать итә. Бу очракта без аларга гел генә ярдәм итә алмыйбыз. Килешү төзегәндә водительләрне кайда өстәп язарга, юл-транспорт вакыйгасына очраганда, килешүне гамәлдән чыгарганда кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеген килешү төзегәндә ачыкларга кирәк. Безнең клиентларга бу хезмәтләр “ОСАГО 24/7 Күпфункцияле страховкалау үзәге” офисларында күрсәтелә.
- Страховка брокерының ышанычлы булуын тагын нинди күрсәткечләр белән белеп була?
- Эш стажы – төп күрсәткеч. Безнең эшчәнлеккә агымдагы елда 10 ел тула. Бу райондагы страховка бизнесен тоту һәм хуплау буенча гаять зур көч, дигән сүз. Офис ачканда, минем кебекләр юк иде әле. Шулай ук бездә эшләүче хезмәткәрләр алмашынмый – аларның барсы да офис ачылган көннән алып бүгенгәчә эшли. Алар миңа бик кадерле.
Район һәм авыл биләмәләре хакимиятләре, дәваханә, авыл хуҗалыгы һәм энергетика предприятиеләре килешүне бездә төзиләр. Шулай ук районның эре эшкуарлары да - безнең клиентлар. Соңгы айда гына КАСКО буенча үзләренең 7, 5 һәм 4 миллион сумлык автомобильләрен рәсмиләштерү өчен безгә мөрәҗәгать иттеләр. Хәзер 110 миллион сумнан артык торган милеккә страховка килешүе төзибез. Боларның барсы да эшебезгә ышаныч уята.
- Әлеге вакытта Сезнең өлкә нинди үзгәрешләр кичерә?
- 5 сентябрьдә ОСАГО буенча шәхси тарифлар булдырылуы турында барсы да ишеткәндер. Биредә аның хакын исәпләгәндә 5тән артык параметр исәпкә алына. Октябрь аеннан башлап ОСАГО килешүе төзегәндә диагностика картасы булу мотлак. Биредә без Кырмыскалы авылының Техник күзәтү базасы белән хезмәттәшлек итәбез.
Русия автостраховкалаучылар берлеге уртача хак белешмәләрен яңартты, ОСАГО буенча алмаш частьларның хакы якынча 23 процентка артты.
Шулай ук әлеге вакытта ике проект эшләнелә. Алар безнең районда страховкалау хезмәтләренең сыйфатын арттыруга юнәлтелгән. Ул проектлар турында без гәзит укучыларга өстәмә хәбәр итәрбез.
- Хәзер кайда карама акцияләр үткәрелә, ташламалар ясала. Ә Сездә нәрсәләр каралган?
- Әйе, ел дәвамында без Мәктәпара уку комбинаты белән берлектә “Бәхетле авто” конкурсында катнашабыз. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырабыз. Шулай ук безнең компания хәйрия эшчәнлеген дә туктатмый. Безнең клиентлар арасында квартал саен бүләкләр уйнатылып тора.
- Айрат Әбүзәр улы, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Сүз азагында Сезне һәм коллективны юбилеегыз белән котлыйм.
- Рәхмәт. Безгә ышанганнары өчен үзебезнең клиентларга, хезмәткәрләргә һәм рәхмәт әйтәсем һәм юбилей белән котлыйсым килә.
Сезне үзебезнең офиста көтеп калабыз: Кырмыскалы авылы, Киров урамы, 42/2нче йорт, өченче кат (“Курай” сәүдә үзәге – Саклык банкы янында) һәм Кырмыскалы авылы, Ходайбирдин урамы, 1/2 - беренче кат.
Шулай ук безнең офислар республиканың 25 районында урнашкан. 8-937-333-11-27 яки 8-917-47-29-450 телефоннары аша шалтыратып, офисларның төгәл урынын белергә мөмкин.
Һәр клиент өчен без уңайлы страховка продуктын сайлыйбыз, агентлыктан аермалы буларак, безнең офисларда страховкалаудан башлап зыянны көйләүгә кадәр булган исемлектәге барлык хезмәтләр дә күрсәтелә.
Шулай ук көз көне акцияләр планлаштырыла, https://vk.com/club86530229 сылтамасы буенча яңалыкларны карап барыгыз.
Светлана Карпова әңгәмәләште.
Реклама хокукында.