Рөстәм Кәримовка игенчелек эше әтисеннән торып калган. Фидаил Кәлимулла улы Кәримов 1993 елда колхозлар таркалган чорда пай җирләрен алып, җир эше белән шөгыльләнә башлый. Кызганычка каршы, ул 2009 елда вафат була һәм гаилә эшен Рөстәм Фидаил улы үз кулларына ала. Бүген эшләренең уңышлы баруына бер дә гаҗәпләнәсе юк. Күп нәрсәне әтисеннән өйрәнеп калса, кечкенәдән үк тормышын туган ягы белән бәйләргә карар иткән Рөстәм мәктәпне тәмамлау белән Башкорт аграр университетына укырга кереп, җир эшенең барлык нечкәлекләрен үзләштерә, аннары авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләп, байтак тәҗрибә туплый. Диплом алгач бер ел тирәсе себер якларында эшләп кайта, аннан 11 ел дәвамында “Үзәк” МТСында участок начальнигы вазыйфасын башкара. Күпмедер вакыт “Алатау” җәмгыятендә эшли.
Игенчелек белән шөгыльләнүдән башка, Рөстәм Кәримов 2012 елда район үзәгендә авыл хуҗалыгы техникасына алмаш частьлар кибете дә ача. Биредә бергә эшләгән иптәше Динар Әһлиуллин фермерга басу эшләрендә дә ярдәм итә. Әле яңарак кына соңгы гектарлардан шикәр чөгендере казып алып, уңышны Чишмә шикәр заводына озатканнар. Әйткәндәй, бу завод белән 8 ел хезмәттәшлек итә Кәримов. Агымдагы елда чөгендерне озату белән әллә ни проблемалар булмаган диярлек. Моңа казу эшләре вакытында һава торышының коры булуы да булышлык иткән. Башка районнарда яңгыр явып, басуларга кереп булмагач, завод барлык машиналарны безнең якларга җибәргән. Тиз арада мул уңышны, ә ул гектарыннан уртача 352 гектар тәшкил итә, озатып та беткәннәр.
Фермер барлыгы 28 гектар мәйданда, чөгендердән башка, бодай, арыш, арпа һәм солы культуралары үстерә. Орлык мәсьәләсенә дә бик җитди карый игенче, өч ел саен аны яңартып торырга тырыша. Көздән уҗым арышын вика белән кушып чәчеп калдырган. Фермер әйтүенчә, бу бик файдалы һәм кыйбатлы культура. Мал симертү өчен әһәмиятен бәһалап беткесез, шуңа да аны сату белән проблема юк.
Елдан-ел басу мәйданнарын арттыра бара. Быел тагын 50 гектар җирне субарендага алган. Киләсе елда шикәр чөгенде 15 гектар мәйданны биләячәк, ә арытабан аны тагын да арттырырга ниятли.
Печән дә быел мул булган. Былтыр 500 төргәкне Баймак районына озатса, быел шул ук күләмдәге мал азыгын күрше авылдан килеп алганнар. Саламга да сорау зур, ди фермер. Ул аны авыл халкына сата.
Басу эшләрен вакытында башкарып чыгу өчен куәтле техника кирәк. Бу уңайдан фермерга зарланырлык түгел: ДТ-75, Т-40, МТЗ-80, ЛТЗ маркалы 4 тракторы, чәчкечләре, агу сиптергечләре, тырмалары бар. Киләсе елда шикәр чөгендереннән алган килемгә иген агулый һәм тазарта торган корылмалар, яңа пресс, тагын бер трактор сатып алырга ниятли.
Чәчү мәйданнарын арттыру белән уңышны саклау турында да уйларга кирәк. Бу мәсьәләне дә хәл иткән фермер - быел җәй ул йортлары каршында гына җир биләмәсе сатып алып, 10X20 метр мәйданлы яңа келәт төзеп куйган.
Барлык эшләрне дә Рөстәм Фидаил улы үз көче белән башкара. 4 ел элек үк субсидияләрдән дә баш тарткан. Иң мөһиме, аның ышанычлы ярдәмчеләре – гаиләсе бар. Тормыш иптәше Венера Мөдәрис кызы белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген өлкән улларына 22 яшь. Өйләнсә дә, читкә чыгып китмәгән, аның ярдәме әтисенә бик мөһим булуын яхшы аңлый егет.
Мул уңыш алыр өчен күпме тир түгәргә кирәк булуын Рөстәм Кәримов яхшы белә һәм яраткан эшенә ул көчен дә, вакытын да кызганмый. Шуңа эшләре дә аның уңышлы бара.