Чираттагы “Эшкуарлар сәгате” вакытында ул район хакимияте башлыгы Альфир Сабировка җир биләмәсе сорап мөрәҗәгать итте. Альфир Фәрхәт улы идеяне хуплады. Хәзер ике атна дәвамында Ринат Фәнил улына барлык санитар нормаларны өйрәнергә, участокка техник таләпләрне билгеләп, аларны “Эшкуарлар сәгате”ндә бәян итәргә кирәк булачак, шуннан соң аңа вариантлар тәкъдим ителәчәк.Бүген, мөгаен, Кырмыскалыда Даяновлардан шкаф яки кухня гарнитуры алмаган гаиләләр калмагандыр инде. Алар җитештерә торган җиһазларга ихтыяҗ зур. 2011 елда ирле-хатынлы Ринат һәм Ринара Даяновлар корпуслы мебель ясау буенча үз эшләрен ачып җибәрәләр.- Ул елларда районда җиһаз белән шөгыльләнүче кешеләр юк иде әле. Шуңа күрә, яхшы һәм озак итеп уйлагач, без нәкъ менә шуның белән шөгыльләнербез, дип карар иттек. Машинаны сатып, кредит алып, станоклар алдык. Җиһазны сату өчен тәүдә төрле кибетләргә җибәрә башладык, ә соңрак Олыкүл авылында үзебезнең кибетне ачтык. 2014 елда Кырмыскалыга күчендек. Бездә оста белгечләр эшли, - ди Ринара Даянова. Баштарак авыр булуга карамастан, хәзер Даяновлар бизнесы “тауга менә”. Алар җитештерә торган җиһазлар Уфада һәм Стәрлетамакта зур сорау белән файдаланыла. Күптән түгел алар Архангель районы буенча да заказлар кабул итә башлаганнар. Торак пунктларның ераклыгына карамастан, үлчәү һәм җиһазларны китерү бушлай башкарыла. Бу клиентларга үз акчаларын сизелерлек янга калдырырга мөмкинлек бирә. Радик Әбделманов.