Бу чара РФ Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча уполномоченыйның Җәмәгать кабул итү бүлмәсе эшчәнлеген оештыру чаралары чикләрендә мөмкин булды. Кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре өчен дәүләт хакимияте органнары, урындагы үзидарә органнары һәм оешмалар тарафыннан хокукларны һәм законлы мәнфәгатьләрне бозу мәсьәләләре буенча консультацияләрнең төп блогы һәркем өчен ачык.Шулай ук дәүләт һәм муниципаль сатып алулар, экологик контроль һәм аудит, салым салу һәм бухучет, интернетта корпоратив алга этәрү буенча өстәмә консультацияләр алырга мөмкин. Консультацияләр бары тик алдан язылып кына, 8-927-33-85-765 телефоны буенча үткәрелә. Айдар Әрдәширов, район эшкуарлары хокукларын яклау буенча уполномоченный.