Кырмыскалы авылында туып-үскән егет кечкенәдә техника белән мавыга. Башта водитель булып эшләүче әтисенә машиналарны ремонтлауда ярдәмләшсә, соңыннан иптәш егетләре белән мотоциклларны сүтеп җыялар, иске генә техникага да җан өреп җибәрәләр. 1нче санлы Кырмыскалы урта мәктәбен тәмамлагач та ул туп-туры Уфа шәһәрендәге автотранспорт колледжына юллана. Ә буш вакытларында машиналарда чокына: таныш-белешләре мөрәҗәгать итсә, шатланып автомобильләрен төзәтеп сафка бастыра. Шулай итеп, 2013 елда ул үзенең йорты янында гараж салып, автосервис ачып җибәрә. Башта башлыча шиномонтаж белән шөгыльләнсәләр, артабан гаражны зурайтып, эшчәнлек төрен дә киңәйтәләр. Хәзер биредә двигательләрне, ходовойларны ремонтлау буенча хезмәт күрсәтәләр. “Шиномонтаж” да бик уңышлы эшли. Шул ук вакытта машиналарын юарга теләүчеләрдән дә чират өзелми. Көтеп торырга туры килмәсен өчен алдан шалтыратып языласың. Эшләр сыйфатлы һәм яхшы итеп башкарылудан тыш, хаклар да “тешләшми”, ә бүгенге көндә бу аеруча мөһим.
Әлеге вакытта “У Альберта” автосервисында 4 кеше хезмәт сала. Альберт Шәрипкуловка дүрт дистә елга якын водитель тәҗрибәсе булган әтисе Минниәхмәт Фәйзрахман улы, шулай ук, яшь булуларына карамастан, ярысы осталык туплаган Ришат Гыйбадуллин һәм Ирек Мирсаяпов ярдәм итә.
Бу еллар эчендә автосервис хезмәктәрләре халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтеп, кешеләрнең ышанычын яулап өлгерделәр. Егетләр аларга ышанып тапшырылган машиналарны тиз арада сафка бастыру өчен барлык көчләрен салалар. Бәлки, ир-егетләр өчен бу бик мөһим дә түгелдер, ә менә хатын-кызларга алар барысын да җентекләп аңлаталар, автомобильне хезмәтләндерү буенча файдалы киңәшләрен дә бирәләр. Миңа шунысы бигрәк тә ошады.
Киләчәктә автосервис бинасының икенче катында алмаш частьлар кибете ачарга ниятли Шәрипкуловлар. Ул вакытта ул тагын да уңайлырак булчак – алмаш частьларны төрле кибетләрдән эзләп йөрергә туры килмәячәк.
Машинагыз беркайчан да сынатмасын һәм хәвефсез булсын дисәгез, аны хезмәтләндерү өчен “У Альберта” автосервисына алып килегез. Адресы: Кырмыскалы авылы, Рафиков урамы, 48/1. Телефон: 8-937-163-25-77.