Райондагы мәктәп укучыларын һәм балалар бакчалары тәрбияләнүчеләрен тукландыру белән менә инде җиденче ел эшкуар Олеся Әминева шөгыльләнә. Социаль бизнесны Кабак мәктәбе директорының үтенече буенча башлый һәм урындагы мәктәпне үзенең карамагына ала. Эшкуар белдерүенчә, ул вакытта мәктәп директорына каршы килә алмый һәм күп кенә җәмәгать эшләрен үз иңенә күтәрә. Шул ук вакытта эшкуарның Кабак заводында ашханәсе уңышлы эшләп килгән була. Биредә ризык һәрвакыт тәмле, шуңа зур сорау белән файдалана.
Кабак авылында мәктәптә туклануны оештыруны ата-аналар да, мәгариф бүлегендә дә югары бәһалыйлар. Арытабан башка мәктәпләрдә дә туклануны оештыруны сорап гомум белем бирү учреждение директорлары да чыгалар.
Бүген мәктәп ашханәсенең барсында да диярлек Олеся Әминеваның ашнакчылары эшли. Моңа гаҗәпләнергә кирәкми. Биредә сыйфат - иң мөһиме. Ашнакчылар иртәнге һәм төшке ашны фотога төшереп, WhatsApp мессенджеры буенча җибәреп торалар.
Мәктәп туклануы комбинаты төзү идеясе – очраклы түгел, ә вакыт таләбе, тәү чиратта – эшкуарның үз продукциясен сыйфатлы итү теләге. Югары сыйфатка комбинатта гына ирешергә мөмкин – биредә барлык ярымфабрикатлар урындагы фермерлардан алынган иттән һәм яшелчәләрдән генә җитештерелә.
Идея район җитәкчелегендә дә, авыл биләмәләрендә дә хуплау таба. Үткән атнада үткәрелгән күчмә эшкуарлар сәгатендә комбинат төзүгә субсидия бүлү мөмкинлекләре тикшерелде. Район башлыгы Альфир Сабиров бу идея белән республика Инвестиция сәгатенә чыгарга тәкъдим итте.
- Дөресен әйткәндә, төзелешне бу бизнеста уен кагыйдәләренең үзгәрүен белми генә башлаган идек. Моңа кадәр дә ярымфабрикатларны үзебез җитештерә идек. Хәзер ярымфабрикатлар белән шөгыльләнүчеләр өчен яңа шартлар барлыкка килде – моның өчен дәүләт теркәве үтәргә кирәк. Ягъни урындагы фермерларның сыйфатлы ит продукциясе балаларның өстәленә килеп җитсен өчен фермерлар дәүләт теркәве үтәргә тиеш.
Бер фермер өчен генә ул отышлы түгел, чөнки дәүләт теркәве кыйммәткә төшә. Аның каравы, кооперативка берләшеп, сыйфатлы продукция җитештерергә мөмкин. Асылда, без шулай эшләргә ниятлибез дә. Комбинат төзелеп беткәч, без продукцияне фермерлардан сатып алып, эшкәртә алачакбыз. Шулай ук комбинат ярдәмендә мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына тулысынча чистартылган, юылган яшелчәләр һәм ярымфабрикатлар киләчәк, - диде эшкуар, киләчәккә планнары белән уртаклашып.
Комбинатта балаларның туклануы өчен иттән һәм яшелчәләрдән ваккумлы төргәктә ярымфабрикатлар җитештерү, тавыкларны эшкәртү планлаштырыла. Бүгенге көндә эшкуар комбинат төзелешенә кредитка алган һәм үзенең бик күп акчаларын салган. Бинаның 1 100 квадрат метры төзелгән, җылылык һәм су үткәрелгән. Газ һәм электр утына тоташтырасы гына калган. Мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәткән өчен эшкуар авыл биләмәсе башлыгы Руслан Әюповка рәхмәт белдерә
Күчмә Эшкуарлар сәгатендә Социаль туклану предприятиеләре берлеге рәисе Виталий Черевков та катнашты. Очрашу вакытында ул, Кырмыскалы районында фабрика-кухня төзергә вакыт, дип белдерде.
- Социаль туклану – моның белән шөгыльләнгән фермерлар һәм эшкуарларга продукцияләрен сату өчен зур базар ул. Ләкин безнең эшкәртү һәм саклау урыны юк. Операторларның күбесе – берлек әгъзалары мондый җитештерү биналарын төзи башладылар да инде. Ягъни, мәктәпләргә әзер продукция илтү өчен безнең саклау, эшкәртү, ярымфабрикатлар җитештерүче комплекс барлыкка киләчәк. Бу уңайдан без продукция белән тәэмин итүче фермерлар, шулай ук озак вакытлы килешүләр төзүчеләр кергән СПОКлар төзи башладык. Заказ буенча безнең предприятиеләр өчен продукция үстерә башлаганда, алар, үз чиратында, үз продукциясен сыйфатлы итеп эшкәртәчәк. Комбинатны төзү фермерлар өчен дә отышлы булачак, чөнки акча районда, шулай ук социаль туклану өчен дә калачак. Чөнки без продукциянең кем үстергәнен, аның сыйфаты нинди булуын төгәл беләчәкбез. Һәм, әлбәттә, эшкәрткәннән соң, сыйфатлырагын алачакбыз. Чыгымнар бик зур, эшкуар бик күп акча сарыф иткән. Хәзер без аңа ярдәм күрсәтү мөмкинлекләрен уйлыйбыз. Авыл хуҗалыгы, шулай ук сәүдә министрлыкларында да программалар бар. Акчаларны җәлеп итәргә тырышычакбыз.
Радий Фәрит улы да, авыл хуҗалыгы министры Илшат Илдус улы да продукцияне эшкәртү үсешен хуплыйлар, чөнки республикада бу блок аксый. Бу ачышны без түземсезләнеп көтәбез һәм киләсе уку елына мәктәп укучыларына Кырмыскалы ярымфабрикатларын бирә башларбыз, дип ышанабыз. Әгәр бәясенә һәм сыйфатына ихтыяҗ була икән, бу ярымфабрикатлар башка районнарда да барлыкка киләчәк дип уйлыйм, - диде Виталий Владимирович.
Эшкуарларның мондый башлангычы – районга инвестицияләр кертү генә түгел, яңа эш урыннары булдыру да. Олеся Әминева билгеләп үткәнчә, төзелеш тәмамланганнан соң, комбинатның тулысынча эшләве өчен аңа якын-тирә авыллардан 20гә якын хезмәткәр таләп ителәчәк. Кризис чорында эш урыннары булдыру авыл биләмәсенең дә, районның да икътисадын ныгытачак кына.
Ринат Шәйбәков.