Бу пекарня 2019 елда гына ачылуына карамастан, тиз арада кырмыскалыларның сөюен яуларга өлгерде дә инде – ризыкларның тәмле булуы, сыйфаты үзенекен итә шул. Шуңа да күбрәк халыкны хезмәтләндерү өчен аларның челтәре киңәйде – район үзәгенең “Көнкүреш йорты”нда, базар урамында, Олыкүл авылында да нокталары бар. Монда телеңне йотарлык икмәк, йә булмаса камырдан пешерелгән башка ризыклар алырга, чәй яки кофе эчеп чыгарга, яки кайнар аш белән сыйланырга мөмкин.
Пекарня хуҗалары Ирек Раил улы һәм Айгөл Булат кызы Кускилдиннар тәүдә автомобильләр төзәтү өлкәсендә эш ачып җибәрәләр. Бераздан эшкуарлыкта җитәрлек тәҗрибә туплаган гаиләнең үз көчләрен башка юнәлештә дә сынап карау теләге туа.
Кускилдиннарның нәкъ пекарня ачарга карар итүләре юкка түгел. Баксаң, Ирек Раил улы кулинар училищесын тәмамлаган, армия хезмәтендә дә бераз ашнакчы булган икән. Шуңа нәрсә белән шөгыльләнергә дигән сорауга озак җавап эзләргә туры килми. Хатыны Айгөл Булат кызы белән пекарня ачарга булалар. Эшне яратып, күңел салып башкару аның нәтиҗә-сендә чагылыш тапмый калмый. Чынлап та, Кускилдиннарның дәртләнеп эшләүләрен пекарнядагы ассортиментка күз салсаң да аңлап була. Монда икмәкнең - 20, ә камыр ашларының 57 төре тәкъдим ителә. Мәсәлән, көнбагыш кушып пешерелгән “Виталити” икмәген сәламәт тукланучылар алса, шулай ук бодай, кукуруз оныннан әзерләнгәнен файдалы булуы өчен яраталар.
- Икмәкнең чүпрәдән дә, комалактан пешерелгәннәре дә бар. Гомумән, чималны сайлауга зур игътибар бирелә, чөнки аңа әзер ризыкның сыйфаты һәм тәме бәйле. Шуңа сыналган урыннардан гына сатып алырга тырышабыз. Сыйфат – безнең өчен иң мөһиме. Ничек туклануыбыз сәламәтлегебезгә йогынты ясый, шуңа үзебезнең сатып алучыларыбызның ышанычын аклауга җаваплы карарга тырышабыз. Сатып алучылар үзләре дә бик таләпчән.
Мәсәлән, без тулысынча маргариннан баш тарттык, камырга бары тик сыйфатлы май гына кушабыз. Бәлешләр һәм башка камыр ашларының тәмлелеге серләренең берсе шунда, - ди Айгөл Булат кызы.
- Бәлешләрне бигрәк тә Коръән ашларына һәм башка мәҗлесләргә яратып алалар, алдан заказ биреп куялар. Аларны төрле эчлек белән сайларга мөмкин. Шулай ук вак тортлар, чәч-чәк, бәлеш, гөбәдия, биләш, шаурма, пиццалар зур сорау белән файдаланыла. Аларны 8-927-923-16-54 телефон номеры буенча да шалтыратып, алдан заказ бирергә мөмкин.
Уңган кеше бар яклап та өлгер була. Кускилдиннарның Прибельский авылында ярымфабрикатлар җитештерү цехлары да бар. Монда сыер, дуңгыз, тавык, ат итләреннән пилмән, гөмбәле бәрәңге һәм җиләкле эремчек белән варениклар, манты, фаршланган борыч, киселгән токмач та җитештерәләр. Аларны район үзәгендәге һәм Олыкүл авылындагы нокталарда сатып алырга мөмкин. Озакламый Прибельский авылы халкын да тәмле продукция белән тәэмин итү мөмкин булачак - март аенда монда да сәүдә нокталарын ачарга планлаштырыла.
Шунысы куанычлы, “Бәхет” пекарнясында ассортимент шул кадәр киң – акча янчыгыңның калынлыгына карап, төрле продукцияне сайларга мөмкин. Базар урамында урнашкан буфетта кайнар аш та оештырылган. Бигрәк тә Авыргазы күппрофильле колледжының Кырмыскалы авылындагы филиалы студентлары өчен уңайлы – якын да, хаклар да “тешләшми”. Җитмәсә, студент билетын күрсәткәндә, барлык төр продукциягә 10 процент ташлама каралган.
- Коллективыбызда эшләүчеләр белән горурлана алабыз, һәрберсе үз эшенә зур җаваплылык белән карый, - ди Айгөл Булат кызы.
Аларның осталыкларын арттыру өчен даими укытулар оештырыла. Бу эшнең уңышлы баруының мөһим шартларының берсе дип саныйлар, моның өчен башкаладан технологлар чакыралар. Мәсәлән, күптән түгел икмәк пешерү буенча осталык дәресе үткәрелгән. Халыкны сыйфатлы да, тәмле лә ризыклар белән тәэмин итүне максат итеп куеп, шуңа ирешү өчен барлык тырышлыкларын, күңел җылысын салып эшли Кускилдиннар. Хезмәттән ямь табып, аның нәтиҗәсен күрү, халыкның рәхмәтен ишетү тагы да югарырак үрләргә күтәрелергә, яңа идеяләргә дәрт, тормышка ашырырга көч бирсен.
Эльнара ШӘЙМӘРДӘНОВА.
(Реклама хокукында).