Монда сатып алучыларны шәхси эшкуар Рәфис Кулгунин каршы ала. Кибетнең ассортименты бай. Анда водительләргә кирәкле барлык әйберне дә табарга мөмкин. Үзебездә һәм чит илләрдә җитештерелгән төрле маркалы җиңел машиналар өчен барлык алмаш частьлар да бар. Аларны шәхси заказ буенча тиз арада кайтарту мөмкинлеге булуы да аеруча куанычлы. Туры килмәсә, алмаштырып алырга да мөмкин. Әйткәндәй, ачык йөзле, ихлас аралашучы егет сатып алучыларны үзенә тартып тора.
Шунысы куанычлы, үз белемен файдаланып, водительләргә киңәшләр дә бирә. Әгәр үзегезгә кирәкле алмаш частьлар алырга теләсәгез, Киров урамындагы 24нче йортта урнашкан “Скорость” алмаш частьлар кибетенә рәхим итегез. Шулай ук сорауларыгыз булса, 8-927-94-43-399 телефонына шалтыратырга да мөмкин.
Рәфис Кулгунин Карлыман авылында туган. Аңа 1 яшь тулгач, гаилә әнисенең туган ягы – киң кырлар һәм далалар иле Хәйбулла районына күченеп китә. Бәхетле балачагы һәм үсмер еллары шунда үтә. Шук, җитез һәм укырга откыр малай мәктәптә барлык фәннәрдән дә яхшы укый, шулай ук аңа математика һәм физика фәннәре җиңел бирелә. Күп малайлар кебек ул кече яшьтән шофер булып эшләгән әтисе янында булышырга, машина ватылса, бергәләшеп төзәтергә ярата. Бәләкәйдән үк тимер “ат”ны йөретергә дә өйрәнә. Техника аны шулкадәр үзенә тарта, шуңа да укучы чактан ук механик-инженер һөнәрен сайларга карар итә. Шуңа да авылдагы мәктәпне тәмамлагач, ул башкалага юллана һәм Башкорт дәүләт аграр университетының механика факультетына укырга керә. Конкурс зур булса да, аның җиңел үтеп, студент булып китә. Тизрәк акча эшләү теләге көчле булган егет беренче курстан соң читтән торып уку бүлегенә күчә. Берьюлы машина йөретергә укып, таныклык ала һәм шәхси эшкуарларда шофер булып эшли башлый. Алсыз-ялсыз эшләсә дә, һөнәрен үзләштерү өчен тырышып укый, төрле яклап эзләнә, камилләшә. Бу чор аның рухи яктан нык булып формалашуына булышлык итә.
Уку елларында һөнәренең барлык нечкәлекләрен өйрәнеп, үз эшенең остасы булып чыга. Шул елларда Хәйбулла районы кызы Лариса Радик кызы белән гаилә кора. Әлеге көндә ике кызлары үсеп килә: Гөлназ 7нче сыйныфта укыса, Азалия 2нче сыйныфта белем ала.
Соңыннан әтисенең туган районына яшәргә кайтырга карар итәләр.
- Монда Уфа да якын, туганнар да үзенә тарта. Ни генә дисәң дә, монда ата-бабаларымның тамырлары бит, - ди ул.
Егет Юл төзү-төзекләндерү идарәлегенә каток машинисты булып эшкә урнаша. Кулына югары белем турында диплом алгач, тырыш, уңган һәм оештыру сәләтенә ия егетне районыбызның торак-коммуналь хуҗалыгына директор итеп чакыралар.
Кайда гына хезмәт итсә дә, сынатмый ул. Җаваплы, дөрес карар кабул итүе, тырышлыгы, җитезлеге, эшне тиз башкаруы, теләсә-нинди хәлдән чыга белүе белән аерылып тора ул. Шул еллар эчендә зур тәҗрибә туплап, барлык эшләрнең нечкәлекләренә өйрәнә, җитәкчелек итү буенча тәҗрибә туплый.
Шулай да бар булмышы белән азатлыкка омтылган егет күңел төпкелендәге хыялын – үз эшен ачу теләге белән яна. Кемнеңдер җитәкчелеге астында булмыйча, киләчәген үзаллы корырга уйлый. Эшенең канәгатьлек китерүенә ышана. Бераз акча туплагач, үз-үзенә нык ышанган Рәфис Мөдәрис улы “Краса мира” бизәнгечләр кибетен ачарга базнат итә. Бу кибеттәге сыйфатлы алтын һәм көмеш алкалар, йөзекләр, беләзекләр, чылбырлар күз явын алып тора. Шулай ук табигый ташлардан эшләнелгән муенчаклар да бар. Бар әйберләрнең дә хаклары башка кибетләрдә караганда очсызрак. Җаның теләгәнеңне сайлап алырга була. Туган көннәрдә генә түгел, башка вакытта да бизәнгечләргә ташламалар булып тора. Монда эшкуарның хатыны Лариса Кулгунина сата. Әгәр дә матур бизәнгеч алырга теләсәгез, “Курай” кибетенең (Киров урамы, 42/2) “Краса мира” кибетенә килегез. Сорауларыгыз булса, 8-937-48-59-174 телефонына шалтырата аласыз.
Яңалыкка омтылган, һәр чак эзләнү өстендә булган, төрле яклап үзен сынап карарга, акча эшләү өчен төрле юлларны эзләргә тырышкан егет эшен тагы да киңәйтү һәм үстерү теләге белән яши. “Уңганнар җаен таба” дигәндәй, аның планнары тормышка аша да. Шулай, “Скорость” кибетен ачып җибәрә.
Эшкуарлыкның кайсы юнәлешен сайласаң да, тырышлык кирәк. Ә бу сыйфатлар Рәфистә җитәрлек. Шуңа да аның бар эше дә уңа.
Бүгенге көндә Рәфис Кулгунин аягында ныклы басып торган һәм үз юлын тапкан эшкуар, тату гаилә башлыгы, күркәм йорт хуҗасы, сөекле тормыш иптәше һәм хәстәрлекле әти дә.
Фәния Сәлимгәрәева.
Роза Таҗетдинова фотолары.
Реклама хокукында.