Шашлык, балык һәм пылау кебек утта пешерелгән ризыкны барыбыз да яратып ашыйбыз. Ә “Усадьба” кибете сатып алучыларга мангаллар, ыслау корылмалары, шампурлар һәм казаннар (5 литрдан 30 литрга кадәр) тәкъдим итә. Хәтта күмер, яндырып җибәрү өчен сыекча, ыслау өчен йомычка да бар.
Кибет мунча өчен кирәк-яраклар да сата. Биредә төтен юллары, тимер мичләр, ташларга кадәр табарга мөмкин. Хаклары да тешләшми, чөнки “Усадьба” кибете җитештерүчеләр белән турыдан-туры эшли. Су сыемнары, креслолар, эскәмияләр, баш астына сала торган җайланмалар, шулай ук мунча стеналарын юу өчен махсус чаралар, “пропиткалар”, антисептиклар, майлар да сатыла.
Ә мунчаны кем генә яратмый икән? Дөрес итеп мунча керә белгәндә, ул ял иттереп кенә калмый, сәламәтлегеңне дә ныгыта, яшәртә дә. Мич өстенә тозлы блок утыртып, ташка май сибеп җибәрү сәламәтлек өчен үтә дә файдалы. Мунчада парланып утырганнан соң, яхшы мунчала һәм хуш исле сабын белән юынабыз. Ә кибеттә сабын, тозлы блоклар, мунчалалар, щеткалар, чабынганда башка кия торган башлыкларның монда ниндие генә юк. Шулай ук “Лаборатория Катрин” фирмасыннан маска, скраб һ.б. кебек косметика да тәкъдим ителә.
Уңган хуҗабикәләр бакча эшләрен алдан ук хәстәрләп, үсентеләр чәчә башласын өчен кибеттә яшелчә, газон үләне, горчица, суган орлыклары, аларны утырту өчен савытлар, шул исәптән торфлы көршәкләр, туфрак, ашламалар, корткычлардан төрле чаралар, үсентеләрне үстерү өчен стимуляторлар да бар. Парниклар һәм аларга ябу өчен “Агроспан” материаллары, бакча өчен эш кораллары, кар көрәү өчен көрәкләр һәм башка бик күп әйберләр табарга мөмкин.
- Хәзер кирәк-ярак кирәк булса, Уфага барасы юк. “Усадьба” - бакчада эшләргә яратучылар өчен бик уңайлы кибет. Хаклары да кыйммәт түгел. Мин “Партнер” фирмасының орлыкларын эзләп бу кибеткә кердем. Үземә кирәкләрен сатып алдым, булмаганнарына заказ бирдем. Берничә көн эчендә алар алып та кайттылар. Бик бик уңайлы. Өстәвенә, сатучылары да мөлаемлылар һәм игътибарлылар. Миңа биредә бик ошый, - дип тәэссоратлары белән уртаклашты сатып алучы Рәшидә Фәритова.
“Усадьба” кибете Кырмыскалы авылының “Уңыш” сәүдә үзәгендә (Парк урамы, 6/1), беренче катында урнашкан. Килегез, карагыз, үзегезгә кирәклесен сайлагыз.
Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Реклама хокукында.