Үзән
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Эшкуарлык
23 март 2021, 09:35

Чәчкәләр хуш исләрен чәчәләр

Әгәр дә якыннарыгызны котларга телисез икән, һич икеләнмичә “Ихлас” сәүдә үзәгенең икенче катында урнашкан “Незабудка” кибетенә килегез.

2013 елда район үзәгендә “Ихлас” сәүдә үзәге ачылу белән монда “Незабудка” кибете эшли башлады. Ирле-хатынлы шәхси эшкуарлар Роза Мамыкина һәм Мубариз Гусейновның кибете тәүге көннәрдән үк халыкны төрле-төрле чәчкәләр белән сөендерә. Монда матур, нәзәкатьле һәм назлы розалар, хризантема, гербер, альстромерия, эустома, лилия, лалә, шулай ук күзнең явын алып торган экзотик бүлмә гөлләре дә бар.
Чәчкәләр – матурлык, наз, камиллык чагылышы ул. Аларның барсы да күзләрне камаштыра, тирә-якны ямьләп, күңелләрне күтәреп җибәрә. Нинди генә хатын-кызны бүләк ителгән чәчкәләр сөендермәсен инде? Бу чакта гүя үзең дә чәчкә атасың. Якыннарыгызга булган җылы хисләрне чәчкәләр бүләк итеп күрсәтә алабыз. Роза Мамыкина һәм Мубариз Гусейнов халыкка хезмәт күрсәтүләренә бик шат. Бу өлкәдә байтак тәҗрибә туплаган Мубариз һәр сатып алучысын елмаеп, ихлас каршы ала. Аралашучанлыгы аркасында ул күпләрне яхшы белә. Һәркемне якын күреп, якын туганыдай каршылый, даими клиентларына ташламалар да ясарга тырыша. Һәрчак сатып алучының теләге исәпкә алына. Композицияне сайлау буенча киңәш бирүенә дә клиентлары аңардан канәгать.
Кибет хуҗалары тик сыналган оешмалар белән генә хезмәттәшлек итә. Шуңа да һәрчак ассортиментта – яңа өзел­гән чәчкәләр. Алар үзл­ә­ренең чәчкә продукциясенең гаран­тиясенә тулысынча җавап бирә.
Гомумән, туган көннәрне, юбилейларны, бәйрәмнәрне, истәлекле вакыйгаларны чәчкә гөлләмәсеннән башка күз алдына да китереп булмый. Сез дә якын кешегезгә ошаган чәчкәләрдән гөлләмә ясата аласыз. Фантазиягә бай кибет хуҗалары күңелегезгә ошаган чәчкә­ләрдән композиция - хыялыгыздагы гөлләмәне тиз генә ясап та бирәчәкләр. Һәркемнең шәхси фикере дә исәпкә алына. Әйткәндәй, монда шулай ук сатып алучыларга сувенирлар, савыт-саба, табигый булмаган декоратив чәчкәләр дә тәкъдим ителә. Әгәр үзе­гезнең килергә вакытыгыз булмаса, 8-917-387-09-75 телефоны буенча шал­ты­ратып, теләгегезне әйтү дә җитә. Вакы­тында бүләкне китереп тә бирәчәкләр.
Якын кешегезгә булган хөрмәтегезне һәм мәхәб­бәте­гезне чәчкәләр аша белдерегез!
Фәния Сәлимгәрәева.
Роза Таҗетдинова фотосы.
Реклама хокукында.
Читайте нас: