Үзән
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Эшкуарлык
2 апрель 2021, 09:42

“Розада” ательесына рәхим итегез!

Кырмыскалы район үзәгендәге “Ихлас” сәүдә йортында урнашкан “Розада” ательесында һәрберебезнең йортын бизәп торучы зәвык белән тегелгән аллы-гөлле челтәр-пәрдәләрне сайлап алырга мөмкин. Аның хуҗибикәсе – Кырмыскалы авылыннан Роза Мәмбәтова. Роза Салих кызы моннан 15 ел элек, әле эшкуарлык ныклап үсешмәгән вакытта, универмаг бинасында бер бүлмәне арендага алып, үз эшен ачарга тәвәккәллек итә һәм пәрдәләр тегү белән шөгыльләнә башлый. Хәзер инде ул – үз эшенең барлык нечкәлекләрен белгән тәҗрибәле эшкуар. Ләкин аягына ныклап басып киткәнче, аңа байтак юллар аша үтәргә туры килә.

Роза Салих кызы Кучаева безнең районга Ырынбур өлкә­сеннән килен булып төшә. Тормыш иптәше Марат Җәүдәт улының да тамырлары шул яклардан. Хәзерге көндә ике якның да туганнары Кырмыскалыда төпләнеп яшиләр һәм эшлиләр.
Яшьләр өйләнешкәннән соң кредитка иске генә йорты булган җир биләмәсен сатып алалар. Соңрак ире Марат белән киңәшләшкәннән соң, үзлә­ренә бирелгән җир биләмәсен саткан акчага универмаг бинасында арендага бүлмә алып, өс киемнәре тегә һәм ремонтлый башлый. Монда аның Ырынбур өлкәсендәге 59нчы һөнәрчелек училищесында, технология институтында тегү курсларында алган белемнәренең файдасы тия. Арытабан эшкуар челтәр­ләр һәм пәрдәләр алып кайтып, сата башлый. Үзе тегүче, бухгалтер, сатучы эшләрен дә башка­ра.
- Тегү эшенә әвәслегем нәнәй­ләремнән киләдер, чөнки нәселебездә укытучылар да, башка һөнәр ияләре дә бар. Мин балачактан тегәргә яратам. Хәтта, әнием иске пальтолар, костюмнарны бозып тегәргә рөхсәт бирмәгәнлектән, комиссион кибеткә барып, модадан чыккан киемнәр сатып алып, аларны сүтеп яңадан тегә идем. Чыгарылыш кичәсенә тәүге костюмымны да үзем тегеп кидем, - дип көлеп искә ала Роза.
Хәзер инде ул “Ихлас” сәүдә йортында ике бүлмәне арендага алып, эшен киңәйтеп җибәргән. Бер бүлмәсендә төрле-төрле чагу пәрдәләр сатса, икенче бүл­мәдә калган товарлардан әзер кухня челтәрләре һәм пәрдәләр тегәләр, киемнәрне ремонтлыйлар. Биредә аңа Светлана Морзабаева һәм Зөлфия Хәсәнова ярдәм итә. Светлана Өлфәт кы­зы сатып алучыларга челтәр-пәрдәләр сатып алырга бу­лыш­са, Зөлфия Вәсим кызы тегү белән мәшгуль.
- Заман алга барган саен безнең эшчәнлектә дә яңа алым­нар, технологияләр барлыкка килә. Аларны эшебездә кулланырга, клиентларны яңа­дан-яңа үрнәкләр белән куандырырга тырышабыз, - дип таныштыра хуҗабикә.
Төрле төстәге тукымалардан тегелгән күз явын алырлык пәрдәләр һәм челтәрләр арасыннан һәркем үз зәвыгына, финанс мөмкинлегенә туры килерлек, күңеленә ошаганын сайлап, заказ бирә ала. Атель­еның ассортименты бик бай – тукымалардан тыш, төрле төс­тәге җепләр, тасмалар, төймә­ләр, кул эшләре белән шөгыль­ләнүчеләргә күптөрле кирәк-яраклар, фурнитура һәм баш­калар бар.
- Тукымаларны Чабаксардан, Мәскәүдән “Эшлекле элемтә” транспорт компаниясе аша яздырып алабыз. Килгән материалларны Уфадан барып алабыз, ә Самара өлкәсеннән то­варны үзләре китереп бирә­ләр.
Кайбер сатып алучылар интернетта күргән челтәр яисә пәрдәнең фоторәсемен китереп күрсәтә. Мин аларның соравы буенча заказ ясап, нәкъ шундый товар алып кайтырга тырышам. Шәхси клиентлардан тыш, төрле учреждение, оешмалар белән дә хезмәттәшлек итәбез, - ди Роза Салих кызы.
“Розада” ательесы еш кына төрле акцияләр үткәреп тора. Шулай, 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр барлык товарларга, әзер изделиеләргә 15 процент ташлама булачак. Мөмкинлектән файдаланып калырга ашыгыгыз. Монда шулай ук теләгән әйбереңне банк катнашлыгыннан башка бүлеп түләү юлы белән дә алырга мөмкин.
Роза Салих кызы гаиләсендә дә уңган хуҗабикә. Төзелештә эшләгән тормыш иптәше Марат Җәүдәт улы белән кирпечтән зур һәм иркен йорт салалар. Уллары Салават 6нчы сыйныфта укый, кызлары Сафияга – 5 яшь.
- Үз эшеңне ачу өчен иң элек теләк, тырышлык һәм тәвәк­кәллек кирәк. Бар нәрсәне әти-әнидән яисә дәүләттән көтеп утырсаң, бер нәрсәгә дә ирешеп булмаячак. Киләчәктә эшемне тагы да киңәйтергә телим. Бу ниятебез килеп чыкса, өстәмә эш урыннары да булачак, - диде хушлашканда Роза Салих кызы.
Әфарин, барлык хыялларыгыз тормышка ашсын, дияргә генә кала.
Сезне район үзәгендәге “Ихлас” сәүдә йортының 3нче катында көтеп калабыз. Бе­лешмәләр өчен телефон: 8-927-63-71-086.
Гөлчәчәк Алачева.
Роза Таҗетдинова фотолары.
Реклама хокукында.
Читайте нас: