Әйе, аяк астыбыздагы хәзинәнең әһәмияте бәһалап беткесез. Ләкин дару үләннәрен кулланганда саклык та кирәк, чөнки чак кына хаталансаң, кабул иткән барлык чараларның кире нәтиҗәсе булуы бар. Шуңа һәр нәрсәне җентекләп өйрәнеп, үләннәрне җыйганда да, әзерләгәндә дә чама белү мөһим.
Ми һәм барлык эчке әгъзаларның эшчәнлеген үләннәр һәм табигый ысуллар белән тергезүнең уникаль методикасын булдыручы галим, фитотерапевт, Русиянең һәм Башкортстан Республикасының халык табибы Михаил Гордеевның бу турыда җитәрлек әдәбияты да бар.
Район үзәгенең Көнкүреш йортында ачылган “Табигый даруханә”сендә нәкъ Михаил Гордеев рецептлары буенча җитештерелгән дәвалану чаралары табарга мөмкин. Үләннәр белән дәваланырга теләгән, әммә төрле сиропларны, төнәтмәләрне дөрес итеп әзерли алырмынмы икән, дип шикләнүчеләргә бу даруханәдә тәкъдим ителгән продукция белән танышырга киңәш итәм. Алар барсы да Михаил Гордеевның рецепты буенча һәм аның шәхси заводында әзерләнгән. Монда үләннәр нигезендә әзерләнгән сироплар, мазьлар, бальзамнар да бар. Буяусыз таблеткаларны, табигый кисельләрне, пробиотиклы “тере” боткаларны да халык яратып ала икән. Тәмле чәйләрне үзеңә күпме кирәк, шулча үлчәп алырга мөмкин. Моннан тыш, “Алтай чәе”н, көрпәләрне дә бик мактыйлар. Алар барсы да сертификация үткән, шуңа сыйфатлары шик тудырмый. Халык бит хәзер табигый нигездә эшләнгән продукция яклы, шуңа күрә кибеттән кеше өзелми. Сатучысы Гөлчәчәк Иштуганова һәркемне ачык йөз белән каршы алап, тәкъдим ителгән товарлар турында җентекләп сөйли, киңәшләр бирә.
Сәламәтлегегезне саклагыз, кадерләгез һәм бай ассортиментлы даруханәгә рәхим итегез!
Эльнара ШӘЙМӘРДӘНОВА.
Белгеч белән киңәшләшү мөһим. Тискәре йогынтысы булуы ихтимал. Реклама хокукында.