Үзән
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Фаҗига
14 гыйнвар 2021, 16:30

Барыбер эзегезгә төшәрләр!..

Яңа ел алдыннан Уфада өч машина ир бер егетне кыйнаган иде.

Яңа ел алдыннан, 28-29 декабрь төнендә, Уфада җанөшеткеч хәл булган иде. Бер төркем ир-егетләр башкаланың Әй урамында салкын канлылык белән яшь егетне типкәләгәннәр. Аның кабыргаларын, кулларын сындырганнар, баш миен җәрәхәтләгәннәр.

Җинаять урамдагы видеокүзәтү камераларына эләккән. Кадрлардан күренүенчә, егетне сагалап торганнар. Һөҗүм итүчеләр урынга өч машинада килгәннәр һәм кинәт һөҗүм итеп, кыйный башлаганнар. Унлаган кешедән торган төркем, егетнең һушы бөтенләй беткәч, аны көрттә үләргә калдырып, таралышканнар, дип хәбәр итә UTV телеканалы.

Бәхеткә, битараф булмаган кешеләр, кыйналган егетне күреп, ашыгыч ярдәм чакырталар. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, полицейскийлар вакыйга урынына килгән, тик һөҗүм итүчеләрнең шәхесләре әлегә ачыкланмаган.

Фото:miloserdie.ru

Автор: Юлия Төхбәтуллина.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/632778.

Читайте нас: