Үзән
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Фаҗига
14 гыйнвар 2021, 16:50

Тәүдә - апасы, аннары үзе...

Күптән түгел 29 яшьлек ирнең гәүдәсе ваннада табылды. Ир соңгы айда кыз туганы үлеме белән бәйле көчле депрессиядә булган.

Кыз 2020 елның 9 декабрендә туганнары фатирны арендага алган панель йорт янында үле килеш табылган иде.
25 яшьлек Уфа кызы тирән депрессиядә булган. Ике атна элек кенә аның сөйгәне үз-үзенә кул салган иде. Кызның туганнары әйтүенчә, аны үлгән егетнең якыннары әлеге хәлгә катнашлыгы булуда гаепләгән.
29 яшьлек Уфа егете кондиционерлар урнаштыру белән шөгыльләнүче фирмада эшләгән. Яңа ел каникулларын өйдә әнисе белән үткәргән. Шулай ук аның янына беренче никахыннан булган баласы да килеп йөргән. Элекке хатыны белән аңлашылмаучанлыклар булса да, егетнең әнисе сүзләренчә, алар әллә ни зур булмаган.
Урамда туганының үле гәүдәсе табылгач, ә моңа кадәр кызның егете дә вафат булгач, ул тирән депрессиягә бирелгән. Егетнең танышы билгеләвенчә, фаҗигагә кадәр ул үз-үзенә кул салырга теләвен әйткән булган, тик аңа беркем дә ышанмаган...
Фото: mgazeta.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/632860.

Читайте нас: