Үзән
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Фаҗига
25 гыйнвар 2021, 12:00

60 яшьлек хатынны кем үтергән?

Бәләбәй районында ташландык балалар бакчасында хатын-кыз мәете табылуы турында язган идек.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, аны суеп үтергәннәр. Шикләнелүче тоткарланган инде.

Исегезгә төшерәбез, Веровка авылыннан 60 яшьлек Рәисә Леонова Раштуа көнне үк хәбәрсез югалган иде. 14 гыйнварда аны актив рәвештә эзли башлыйлар. Үле гәүдәсе соңыннан ташландык балалар бакчасы подвалында табыла.

Полиция хезмәткәрләре мәетне судмедэкспертизага җибәрә. Белгечләр хатынның үтерелгән булуын ачыклаган.

Җинаятьче табылган - бу эшсез авыл кешесе. Аңа 38 яшь. Элегрәк ир караклык һәм талау өчен җинаять җаваплылыгына тарттырылган булган. Эчке эшләр бүлегендә ул гаебен таныган. Тикшерү комитеты кеше үтерү турында җинаять эше кузгаткан. Суд шикләнелүчене сак астына алган.

Фото: кп.ру
Автор: Резеда Галикәева.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/647092.
Читайте нас: