Үзән
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Фаҗига
15 февраль 2021, 17:00

Берничә көн элемтәгә чыкмаган булган...

Уфада коточкыч хәл теркәлде.

Күптән түгел коточкыч фаҗига Уфаның бер фатирында булган. Анда кан эчендә ятучы 39 яшьлек хатын табылган. Билгесез кеше хатын-кызның бугазын кискән, дип хәбәр ителә.
Беренчел версия буенча, үтерү берничә көн элек булган. Һәлак булучы туганнары белән элемтәгә чыгудан туктагач, алар борчыла башлаган. Фатирга килгәч, якыннары коточкыч хәлгә тап булган: хатынның үле гәүдәсе кан эчендә табылган, аның тәнендә күпсанлы җәрәхәтләр булган.
Тикшерү-оператив төркем хезмәткәрләре хатын-кызның гәүдәсен суд-медицина экспертизасына тапшырган. Һәлакәт урыныннан тикшерүчеләр канлы ике пычак һәм кесә телефонын ала. Криминалистлар, шулай ук, фатирда үлгән кешенеке булмаган бармак эзләрен тапканнар, дип хәбәр ителә.
Фото: 100jelanii.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/678365.

Читайте нас: