Үзән
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Фаҗига
17 февраль 2021, 22:30

13нче каттан егылып төшкән кыз: “Мин әле исәнмени?” – дип сораган

Мәскәүнең Марьино районындагы Братиславская урамында урнашкан кичә, 16 февральдә, фаҗига булган.

14 яшьлек кыз күп катлы йорт тәрәзәсеннән сикергән һәм парковкада торган машина түбәсенә очып төшкән. Автомобиль хуҗасы коткаручыларны чакырткан. Мәскәү авиация үзәгенең дежур санитар вертолёт экипажы үсмерне дәваханәгә илткән.
LIFE SHOT Telegram-каналы мәгълүматлары буенча, югарыдан очып төшкәч, автомобиль хуҗасыннан: “Мин әле исәнмени?” – дип сораган.
Биектән егылып төшүенә карамастан, табиблар килеп җиткәнче һушын югалтмаган кызны автомобиль хуҗасы тынычландырып торган.
Күп катлы йортта яшәүче бер ир сөйләвенчә, нәкъ вакыйга алдыннан ул шушы кыз белән бергә лифтта менгән. Ул 13 катта чыккан һәм фатирына кергән. Күп тә үтми ул чыккан һәм подъезддагы тәрәзә төбендә эзләр күргән.
Соңгы арада үсмерләргә әллә ни булды... Моңа кадәр гыйнварда Мәскәү өлкәсенең Химки шәһәрендә ике дус кыз 17 каттан сикергәннәр иде. Аларның берсе шунда ук һәлак булды.
Февраль башында Самарада яшәүче 12 яшьлек ике дус кыз да шул рәвешле үз-үзләренә кул салды.
Нишләп соң яшьләр бүләк түгел, бурыч итеп бирелгән гомергә шундый мөнәсәбәттә? Үлемнәре белән якыннарына никадәр кайгы һәм хәсрәт китерәселәрен аңламый микәнни?
Автор : Әлфия Шакирҗанова.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: vestinewsrf.ru
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/682343.
Читайте нас: