Үзән
-6 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Фаҗига
24 февраль 2021, 14:45
Һаман бер тырмага басалар...
Кисәтеп, сөйләп торсак та, халык алдана тора.Тагын бер Башкортстан кешесе мошенниклар тозагына капкан.
Белорет районы эчке эшләр бүлегенә шундый аферистлар корган тозакка капкан берничә кеше мөрәҗәгать иткән инде. Шундыйларның берсе 38 яшьлек ир. Аңа шалтыратучы үзен банк хезмәткәре дип белдергән. Калганы шул шактый таныш схема буенча барган. Аферист ир кеше исеменә кредит ачарга маташуларын һәм банк карталарыннан акчасын урларга маташуларын, шуның өчен кредитны үз исеменә эшләп бетерү кирәклеген җиткерә. Ир кеше аларга ышана һәм ике төрле банктан 860 мең сумлык кредит алып, мошенникларга күчерә.
Тирлән авылында яшәүче 41 яшьлек хатын да шуңа охшаш тозакка капкан. Мошенникларга ул 190 мең сумнан күбрәк акча күчергән.
Ике очрак уңаеннан да РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе буенча җинаять эше ачылган.
Автор: Тухватуллина Алсу.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/690815.
Читайте нас:
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
На уровне молекул
“Ана капиталы” акчасы калган иде