Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы «Башинформ» агентлыгының өч балага йөкле хатын-кызның үлүе турындагы рәсми соравына җавап бирде. Исегезгә төшерәбез, Кумертау дәваханәсенең хирургия бүлегендә йөклелекнең 19нчы атнасында 42 яшьлек хатын вафат булды.
Ведомство мәгълүматларына караганда, хатын стационарга 16 февраль иртәсендә югары температурага зарланып килгән, бу хәл соңгы ике көн эчендә корсактагы тулгакка охшаган авыртулар белән бергә булган.
«Бу йөклелек пациенткада эмбрионнарның ЭКО һәм крион күчеп утырту нәтиҗәсендә килеп чыкты. Кумертау үзәк дәваханәсе һәм Г.Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсе санитар авиация бригадасы ярдәм итте, әмма, барлык башкарылган чараларга карамастан, пациентның гомерен саклап кала алмадылар», — дип хәбәр иттеләр Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Дәваханәгә килгәндә йөкле хатында өч баласын да югалту куркынычы булган, моңа кадәр аның аналыгы тегелгән. Табиблар сүзләренә караганда, алар пациентка йөклелекне өзәргә тәкъдим иткән, тик ул баш тарткан. Аңа тормыш иптәше, психолог, баш табиб урынбасарын чакырганнар.
Нәтиҗәдә, тормыш күрсәткечләре буенча табиблар күп кан агу сәбәпле, йөклелекне өзгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 42 яшьлек хатын-кызның үлем сәбәпләре турында рәсми бәяләмә юк. Мәрхүмнең ире һәм 10 яшьлек улы калган.
Фото: "Башинформ".