Чиләбе өлкәсендә өч көн элек өйләнешкән пар кичә коточкыч фаҗигагә тарыган. Бу хакта урындагы киңкүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итә.
Алар дуслары белән ял иткәндә чананы машинага тагып урам буйлап йөрергә уйлаган. Әмма араларында машина руле артына утырырга айнык водитель булмаган. Шуңа да карамастан, алар бу гамәлне кылган.
Ә дус кызы авария урынында ук үлгән. Аның әти-әнисе сүзләренә караганда, бу фаҗигадә ир-егет гаепле. "Кызыбызны да, хатынын да үзе харап итте", дигән алар хокук сакчыларына.