Әлеге коточкыч хәл 23 февральдә, Ватанны саклаучылар көнендә булган. Салмыш хәлдәге ир күршесенең өенә бәреп кергән, аны кыйнаган, шуннан соң аны явызларча көчләгән. Өч сәгатьтән артык ул әбине мәсхәрәләүне дәвам иткән. Әбине беренче тапкыр икенче як күршесе тапкан, бу хакта тиешле урыннарга хәбәр иткән.
Һәлакәт урынына тиз арада килеп җиткән әбинең оныгы шунда ук теге ир янына сөйләшергә кереп киткән. Сүз иярә сүз китеп, ирләр арасында җәнҗал куба. Шул арада полиция килеп җитә һәм аларны аера.