Янгын вакытында өйдә беркем дә булмаган. Утны ярты сәгать эчендә сүндерә алдылар һәм таралырга ирек бирмәделәр. Янгын нәтиҗәсендә 1, 2 һәм 3нче фатирлар тулысынча янып беткән. Исегезгә төшерәбез, беренче очрак бу елның гыйнварында булды. Флүзә Абдрахимова ул вакытта фатирларның берсендә яшәгән. Өйгә кайткач, ул күршесе белән янгынны күреп кала һәм 112 саны буенча шалтыраткан. Янгынны сүндерә алганнар. Бәхеткә, корбаннар юк. Бу йортта яшәүчеләр башка авылларга күченеп киткәннәр. Ә беренче янгыннан соң йорт бөтенләй буш тора. Хәзер янгын чыгуның сәбәбе ачыклана.