Үзән
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Фаҗига
18 март 2021, 09:35

Адвокатны ни өчен үтергәннәр?

Кичә Уфа үзәгендә бер кешене пычак кадап үтерүләре турында язган идек. Бу җинаятьнең нечкәлекләре билгеле булды.

Ачыклануынча, үтерелгән кеше - 33 яшьлек адвокат Александр Елисеев. Аны судтагы оппоненты Станислав Яшин үтергән.

Судта адвокат ком карьерлары эшкәртү буенча фирманы контрольдә тотучыдан, кредиторларга 244 миллион сум бурычы булу сәбәпле, әлеге фирманы тартып алуны таләп иткән. 2009 елга кадәр бу кеше аның хуҗасы була, шуннан соң фирманы әнисенә яңадан рәсмиләштерә.

Судта әлеге фирманы банкрот дип танырга телиләр. Кредитор компаниянең барлык мөлкәтен дә тартып алуны таләп иткән, тик тыңлауларны 25 мартка күчергәннәр, гәрчә ике як та судта булса да. Утырыштан соң ук Яшин адвокатны куып тота һәм үтерә. Кылган гамәленнән соң ул үз-үзен үтерергә маташа, әмма моңа ирешә алмый. Башкортстан Тикшерү комитеты матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, хәзер ул дәваханәдә.

Ирнең бизнес белән проблемалары күптән башланган. 2016 елның июнендә ул катнашазык җитештерү заводы аркасында рәсми рәвештә банкрот дип танылган. 2019 елда приставлар предприятиене15,3 миллион сумга сатуга чыгарган. Аның фикеренчә, заводның бәясе 6 миллион сумга якын киметелгән, әмма ул бу эштә җиңелгән.
Адвокатның өч баласы ятим калган.

Фото: Башньюс.

Автор: Резеда Галикәева.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/721705.

Читайте нас: