Бу вакыйгага күпме генә вакыт үтсә дә, һич онытылмый. Бөек Ватан сугышыннан соң Украина чигендә булган хәл турында миңа шунда хезмәт иткән дустым Вагыйзь Гарифуллин сөйләгән иде. Аның белән бергә Туймазы егете Шәрифулла (фамилиясен хәтерләмим) этләр белән илебезнең чиген саклаганнар. Бервакыт обход ясарга киткән иптәше вакытында кире кайтып җитми. Күп тә үтми аның эте йөгереп кайтып, солдатлар тирәсендә әйләнгәләп йөри башлый. Болар этнең үзе белән ияртеп алып китәргә теләвен аңлап, аңа ияреп китәләр. Эт аларны Шәрифулланың үле гәүдәсе яткан урынга алып килә. Күрәсең, ул дошман засадасына эләгеп, һәлак булган. Икенче көнне аны барлык часть белән җирлиләр. Елый-елый гәүдәсен җиргә тапшырсак та, эш моның белән генә тәмамланмады. Эте ашамый, эчми, питомниктан кайдадыр чыгып китәргә омтыла. Бергәләшеп киңәшләшкәннән соң аны чыгарып җибәрергә булалар. Ул шунда ук урманга юл тота һәм күп тә үтми күздән югала. Ике көннән соң гына частька кайтып керә, үзе канга батып беткән була. Нишләргә белми, аны янә ябып куялар. Ләкин өч көн шыңшып яткач, яңадан чыгарырга һәм артыннан күзәтеп барырга уйлыйлар. Эт туп-туры Шәрифулла җирләнгән зиратка килә һәм күп тә үтми каберен чокый башлый. Куып та, чакырып та карыйлар, килеп чыкмый. Шулай итеп, табутка кадәр чокып төшә һәм шуның өстенә бөгәрләнеп ятып үлә. Этне дә шул кабердә җирлиләр.
Аның урманга китеп, канга батып кайтуын гына аңламыйлар. Хуҗасын аткан дошманнарны эләктереп, бугазларын чәйнәп, хуҗасы өчен үчен алган микән? Бу язмам белән этләрдә тугрылык, ярату хисе ни кадәр көчле булуы турында әйтәсем килгән иде.