Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Фикер
7 декабрь 2018, 11:49

Авыл үсә, күркәмләнә

Фәнис Лотфулла улы Мөхәммәтҗанов, 56 ел гомерен Салават исемендәге колхозга багышланган:- Мин бәләкәй чакта Кырмыскалы әлегегә караганда дүрт тапкыр бәләкәй иде. Саклык банкы урынында янгын каланчачы тора, арытабан йортлар юк иде. Пекарняны басу уртасына салып куйдылар. Хәзерләүләр конторасы янында да буш урын иде. Ә дәваханә артында 140 гектар мәйданда бөртекле культуралар үстерелде. Авылда су булмаганлыктан, аны чишмәдән ташыдык, ә кыш көне Аккүл күленнән алынган бозны эретеп эчтек. Электр утын кич кенә бирәләр, төнге сәгать 12дә сүндерәләр иде. 2000 елларда Кырмыскалы капыл үзгәреш кичерде. Хәзер юлларга асфальт түшәлгән, урамнар яктыртыла, йортларга газ һәм электр уты үткәрелгән. Яшәү өчен барлык шартлар да бар.

Рәвис Әбүзәр улы Хаҗиев, төрле елларда мәктәп директоры, район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, ә 2000 елдан башлап – район кулланучылар җәмгыяте рәисе:
- 1988 елда мин Сахай авылыннан район үзәгенә күченеп килдем. Биредә 5 меңнән кимрәк кеше яши иде. Хәзер авыл зурайды, анда яшәүчеләр ике тапкыр артты.
Мин район кулланучылар җәмгыятенә авыр елларда җитәкчелек итә башладым. Ул вакытта Кырмыскалы һәм Прибельский пекарнялары тәүлегенә ике тонна икмәк җитештерде. Район үзәгендәге агач пекарня бинасы иске иде, без яңасын салдык. Бүгенге көндә биредә тәүлегенә 150 төрле 13-15 тонна икмәк җитештерелә. 2000 еллар башында Кырмыскалыда ике ашханә эшләде. Без “Урал” һәм “Уют” исемле заманча ике кафе ачтык. Хәзер районда җиде урында гомум туклану ноктасы, ике икмәк җитештерү пекарнясы, бер кондитер цехы һәм 41 кибет бар.
Мондый уңышка ничек ирештек соң? Моның өчен бик күп көч һәм тырышлык салынды. Елдан-ел предприятиенең матди базасы яхшыра. Мәсәлән, шоколадлы глазурь белән кондитер изделиеләре җитештерү өчен глазировкалау линиясе сатып алдык. Киләчәккә планнарыбыз зур – тегермән булдырып, үзебезнең онны тарттырырга исәп тотабыз.
Читайте нас: