Үзән
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Фикер
11 март 2020, 11:35

"Минем ил территория буенча арта гына ала, кими алмый..."

Билгеле публицист Шамил Вәлиев Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча үз фикерен белдерде.

- Барлык төзәтмәләрнең иң мөһиме - дөньяда Русия дәүләте статусын ныгыту. 90нчы еллардагы авырлыклардан һәм, дөресен генә әйткәндә, булмаган армиядән соң, без бу 20 ел эчендә ныгыдык һәм дөнья аренасында үз сүзебезне әйтә алабыз.
Һәр ил үз чикләрен һәм мәнфәгатьләрен үтәргә, якларга тиеш. Югыйсә, ул планетада агрессив күршеләрнең табышына әвереләчәк. Конституциягә бу төзәтмәләр безне тышкы яктан да, эчке яктан да яклауны күздә тота.
Минем уйлавымча, 22 апрельдә узачак Гомумрусия тавыш бирүе безнең илне җимерелүдән саклаган тарихи вакыйга булып калачак. Минем ил территория буенча арта гына ала, кими алмый. Мондый тәҗрибә бездә булды инде, аны кабатлатырга ярамый, - диде ул.
Фото: "Башинформ" агентлыгы

Автор: Ример Насретдинов.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/158690.

Читайте нас: