Үзән
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Форум
31 июль 2019, 16:29

“iВолга” форумында Башкортстан яшьләре 2 миллион сум отты

Кичә Самара өлкәсендә ”iВолга 2.0” яшьләр форумын ябу тантанасы үтте. Анда Русия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров катнашты.

Кичә Самара өлкәсендә ”iВолга 2.0” яшьләр форумын ябу тантанасы үтте. Анда Русия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров катнашты.
Барлык сменаларның нәтиҗәсе буенча Башкортстан үз проектларын тормышка ашырыр өчен 1 миллион 940 мең сумлык 8 грант отты.
Иң зур грантка үткән форумда җиңүче Анастасия Конобеева лаек булды. Аның “Туган якны өйрәнү остаханәсе” социаль проектын үстерү өчен экспертлар берләшмәсе 550 мең сум бүлде. Җиңүчеләр арасында: “Анималотерапия” проекты белән Виктория Лукьянцева, “Добровольчество” сменасында катнашкан Юлиана Бәширова, Айгөл Нуриева, “Чиксез хәрәкәт” проекты белән Эрнест Вәлишин, “Proтазовые боли” проекты белән Энҗе Бирдегулова, Артур Котлыбаев.
Чараның соңгы көне яшьләр күңелендә аеруча истә калырлык булды. “Культурный Бум” сменасы катнашучылары Игорь Комаров, Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров, Федерация Советының Федератив җайланма, төбәк сәясәте, урындагы үзидарә һәм Төньяк эшләре буенча комитеты рәисе Олег Мельниченко һәм Русия Театр эшлеклеләре берлегенең Түбән Новгород бүлеге рәисе Сергей Кабайло белән кызыклы темаларга аралашты.
“Театральное Приволжье” проекты да уңай тәэссоратлар калдырды. Яшьләр Театр елы ахырына кадәр бу проектны озайтуны сорады. Игорь Комаров проектның уңышлы булуын билгеләде, дәвамы булачагын әйтте.
Быел форум халыкара дәрәҗәгә дә чыкты, чөнки ул якын чит илләрнең ун дәүләте вәкилләрен җыйды.
Форум яшьләр күңелендә озак сакланырлык истәлекләр калдырды.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/yashlek/ivolga-forumynda-bashkortstan-yashl-re-2-million-sum-otty/
Фото: dmoshans.ru
Читайте нас: