Татар һәм башкорт басмалары мөхәррирләре һәм журналистлары өчен секцияләр аерым оештырылса да, аларда бертөре мәсьәләләр күтәрелде, аларны хәл итү юллары тикшерелде. Шулай, татар секциясе утырышында “Кызыл таң” гәзите мөхәррире Фаил Фәтхетдинов, “Тулпар” журналының баш мөхәррир урынбасары Илдус Фазлетдинов, “Кызыл таң” гәзите хезмәткәрләре Резида Вәлитова һәм Азамат Абдрафиков чыгыш ясады. Алар республика буенча татар телендә нәшер ителгән басмаларга анализ ясап, үзләренең киңәшләрен бирделәр, Интернетта эшләү үзенчәлекләрен аңлаттылар. Уфа дәүләт авиация университеты профессоры, социология һәм социаль технологияләр кафедрасы мөдире Равил Насибуллинның чыгышы да эчәлекле булды. Республика халыклары телләрен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерүдә милли басмалар зур роль уйный, дип билгеләде ул. Шулай ук “Благовар хәбәрләре” мөхәррире Лира Әдип кызы Гафарова һәм “Караидел хәбәрләре” мөхәррире Регина Илдар кызы Шәйдуллина эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Чара ахырында Туймазы дәүләт татар драма театрының әдәбият бүлеге җитәкчесе Гөлназ Мусина белән очрашу үтте. Гомумән, йолага әверелгән семинар быел да югары дәрәҗәдә оештырылды. Ул иркенләп фикер алышырга, яңалыклар турында белергә, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирде. Милли басмаларның, шул исәптән район гәзитләренең тиражлары елдан-ел кимесә дә, аларның киләчәге бөтеләй өметсез түгел. Милли басмаларны саклап калу өчен без, журналистлар, барлык көчебезне салачакбыз.