Теркәлгән 773 кешенең яртысыннан артыгы форумда шәхсән булачак, калганнары безнең белән онлайн аралашачак. Спикерлар составы төрле: Русия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Русия Дәүләт думасы Рәисе урынбасары Ирина Яровая, абруйлы экспертларның берсе Сергей Капков һәм башкалар. Форум эшендә дөньяның 13 иленнән 25 спикер катнашачак. Алар арасында - шәһәр мэрлары, Европаның әйдәп баручы архитектура бюролары җитәкчеләре, танылган Көнбатыш архитектура мәктәпләре укытучылары. Русиянең 15 төбәгеннән вәкилләр үзләренең катнашуын раслады. Республикага килүчеләрнең барысы да коронавирус йогышына тест үткәрү буенча мәҗбүри процедураны уза. Форумда туризм һәм шәһәр территорияләрен төзекләндерү өлкәсендә 5 килешүгә кул куелачак, шул исәптән Башкортстан Хөкүмәте белән Мәскәү шәһәренең туризм комитеты һәм Мәскәү урбанистика үзәге арасында. Эш бик тыгыз булачак һәм, иң мөһиме, Уфа үзенең чираттагы тапкыр Русиянең конгресс башкаласы дип аталу хокукын раслый. Шул ук вакытта күп кенә төбәкләр карантиннан читләшсә дә, без, барлык саклык чараларын үтәп, пандемиядән соң беренче Халыкара форум уздырабыз, анда шәһәрләребезнең киләчәге турында сөйләшәчәкбез. Фото: utv.ru