Үзән
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Форум
5 февраль 2021, 11:23

Яшьләрнең проектлары тормышка ашырыла

Безнең районда “Үсеш ноктасы” дип исемләнгән яшьләр форумы үткәрелде. Районның актив яшьләре зур программа әзерләгән.

Тәүге көнне мәгариф мәйдан­чы­гын­да Кырмыскалы район үзәк дә­ва­ханәсенең табиб-эпидемиологы Нурия Хафизова һәм балаларның фитнес-тренеры Эльмира Моисеева чы­гыш ясады. Нурия Рәүф кызы җы­елу­чы­ларга коронавирустан вак­цинацияләү кирәклеге турында сөйләде, Эльмира Фирдәүс кызы сәламәт тормыш рә­веше кагыйдәләре белән таныштырды. Соңыннан бергәләшеп режиссер Элеонора Лаврентьеваның “Югалган төш” дип исемләнгән кыска метражлы фильмын карадылар.
Икенче көнне катнашучыларның 20дән артыгы район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Флизә Макеева, яшьләр белән эш буенча баш белгеч Айгөл Ибраһимова, яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт буенча бүлек начальнигы Руслан Хәертдинов һәм район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Виктория Мөхәмәдие­ва­дан торган жюри әгъзаларына үзлә­ренең проектларын тәкъдим иттеләр.
- Безнең районда изге йолага әверелгән яшьләр форумнарының төп бурычы – районда яшәүче һәр яшь кешедә актив тормыш рәвеше тәр­бияләү. Чөнки сәламәт тормыш рә­веше алып барган, киләчәккә максат куеп, шуңа омтылган актив кешеләр – безнең районның киләчәге, - диде Флизә Наил кызы, катнашучыларны сәлам­ләп.
Тәкъдим ителгән барлык проектлар – бик кызыклы һәм социаль юнә­лешле. Өлкән яшьтәге кешеләр­нең, сә­ламәтлек мөмкинлекләре чикле ба­ла­­ларның тормышын яклау, җиңе­ләйтү һәм сәламәтләндерү буенча проектлар күп булды.
Шулай, Эльмира Моисеева өлкән яшьтәгеләргә исәпләнгән “Лайт” ма­тур һәм сәламәт тән студиясе” проекты белән чыгыш ясады. Кырмыскалы авылыннан китапханәче Эльвира Байназарова китапханәдә “ОлдПоколение.ру - Өлкән яшьтәге кешеләр өчен компьютер нигезләре” курслары оештыру турында сөйләде.
Кырмыскалы авылыннан Луиза Вахитова “Аерым дөнья» эшен тәкъдим итте. Бу проектны тормышка ашырганда балалар өчен уен, әкият һәм арттерапия элементлары белән “Изгелек дәресләре” программасы буенча төр­кем­ләп балаларның сәләтен үстерүче күнекмәләр үткәрергә мөмкин булачак. Тәҗрибәле педагоглар һәм психологлар белән шөгыльләнү балаларның агрессивлыгын, гиперактивлыгын җиңәргә, иҗади, эмоциональ һәм коммуникатив өлкәне активлаштырырга ярдәм итәчәк.
Константиновка авылыннан Лариса Терехина “Измерение” танып белү уены булдыру кирәклеге турында сөйләде. Ул башлангыч сыйныф укучы­ларына һәм сәламәтлекләре чикле балаларга табигый фәннәрне үзләштерергә ярдәм итәчәк.
Олыкүл авылыннан Елизавета Ширяева мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күр­сәтүгә юнәлтелгән “Изге шкаф” проектын тәкъдим итте.
Олыкүл авылының “Малышок” балалар бакчасы тәрбиячесе Айгөл Әп­сәләмова “Мәктәпкәчә балалар өчен милли башкорт киемнәре” проекты белән чыгыш ясады.
- Безнең балалар бакчасында туган ягыбызның йолаларын һәм гореф-гадәтләрен саклау буенча зур эш алып барыла. Балалар зур кызыксыну белән ата-бабаларыбызның көнкүреше һәм фольклорын өйрәнә. Аеруча аларга милли башкорт биюләре ошый. Ә милли костюмсыз нинди бию булсын инде? Шуның өчен дә хезмәттәш­ләребез белән бу проектта катнашырга карар иттек, - диде ул.
Кырмыскалы авылыннан Ирина Бикбаева үзенең чыгышында мәктәптә рәсем төшерү дәресләрендә сыйфатлы кирәк-яраклар җитмәү проблемасын күтәреп чыкты, ә бу укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү өчен бик мөһим. Прибельский авылыннан Илина Биктимерова һәм Радмила Невицкая балалар өчен актерлык һәм иҗади осталык мәктәп-студиясен оештырырга тәкъдим итте. Аның якташлары Карина Кәримова һәм Самира Балкайа “Җырчы мәктәп” оештыру һәм “Бәхет” скверын төзекләндерү турында сөйләделәр. Прибельскийлылы Руслан Карпов матч вакытында спортчылар һәм шугалакка килгән авыл халкы өсләрен алмаштыра алсын өчен җылы урын кирәк, дип исәпли. Ул андагы хоккей будкасын төзекләндерү буенча чыгыш ясады.
Кырмыскалы гимназиясе педагогы Анна Якупова мәктәпләрдә психологик бушану бүлмәләре булмау проблемасы турында әйтте.
Зәлифә Садыйкова спорт залын тө­зекләндерергә кирәклеген белдерде. Константиновка мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Святослав Сенин бокс белән шөгыльләнү өчен инвентарь­лар­ның җитмәвенә зарланды. Яңа Кыешкы авылыннан Зөһрә Ибатуллинаны Яңа Кыешкы авыл мәдәният йортында яктылык җитмәү борчый.
Авыргазы күппрофильле колледжның Кырмыскалы авылындагы филиалы студентларының проектлары да зур кызыксыну уятты. Влада Рәхмәтуллина уку йортында волонтерлар отряды булуы турында сөйләде. Колледжның эмблемасы төшкән кепкалар һәм футболкалар алганда шәп булыр иде, диде ул. Арина Сафина “Башкортстанның шифалы үлән­нәре”, ә Динара Михайлова – “Хә­вефсез юллар” түгәрәге оештырырга тели. Кирилл Глущенко колледжда “Хә­тер битләре” дип исемләнгән музей бүлмәсе ачу кирәклеге турында тәкъ­димен кертте. Динар Әбделманов уку йорты биләмәсендә шугалак булса, студентлар буш вакытларында хоккей уйнар яки тимераякта шуа алыр иде, диде. Ә Артур Колобов үзенең зур проектын тәкъдим итте – ул Кырмыскалы авылын­да туристлар өчен ял базасы булдырырга тели.
Бер проект та игътибардан читтә калмады. Барлык катнашучыларга да Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Луиза Вахитова, Лариса Терехина, Рус­лан Карпов, Святослав Сенин, Влада Рәх­мәтуллинаның проектлары форумда җиңеп чыкты һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнделәр.
Форумның өченче көнендә анда катнашучылар онлайн форматта муниципалитет башлыгы Альфир Сабиров белән аралаша һәм сорауларын бирә алдылар.
Альфир Фәрхәт улы районның үсеш перспективалары турында сөйләде. Ә яшьләр район башлыгыннан бүген районда нинди һөнәрләр таләп ителүен, яшь белгечләр нинди ярдәмгә исәп тота алуларын, Кырмыскалы авылында кайчан бассейн барлыкка килүен, коронавирустан вакцинация, При­­­бель­ский авылындагы шикәр заводына кагылышлы со­рау­ларын бирделәр.
Очрашу азагында муниципалитет җи­тәкчесе, 2020 ел шактый катлаулы булуга карамастан, безнең яшьләр үзләренең энергиясен файдалы эшләргә юнәлтә алу­ын, волонтерлык эшчәнлегендә катнашуларын бил­геләп үтте һәм гади булма­ган пандемия шартларында мох­­таҗ­ларга ярдәм итү­челәргә рәхмәтен белдерде.
Светлана Карпова.
Читайте нас: