Көн салкын булуга карамастан, балалар кышны аеруча ярата, чөнки елның бу мизгелендә актив ял итәргә - чанада, чаңгыда, тимераякта шуарга, хоккей һәм башка уеннар уйнарга мөмкин. Балагызның башлангычын хуплап кына калмыйча, үзегез дә анда актив катнашсагыз, бигрәк тә яхшы. Ял көннәрендә гаиләләре белән чаңгыга яки тимераякка басучыларны күрү аеруча куанычлы. Уфа шәһәреннән килгән профессиональ алып баручы Константин Лобов алып барган спорт бәйрәмендә сүз нәкъ шул турыда барды. Кышкы спорт төрләре турында зур булмаган викторинадан соң җыелучылар алдында Уфа шәһәренең 1нче санлы олимпия резервы спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Александра Судакова фигуралы шуу буенча катлаулы элементларны җиңеллек белән генә башкарды. Фигуристканың чыгышын якыннан күреп, балалар аңа сокланып карап торды. Фигуралы шуу буенча осталык дәресендә дә төрле элементлар күрсәтелде.
- Тимераякта ныклы басып торган, гади булмаган күнегүләрне кабатлаган кызларыгыз миндә соклану хисе уятты, - диде Александра.
Константин үткәргән мавыктыргыч гаилә эстафетасында башка катнашучылар да бозда үзләренең осталыкларын күрсәтте. Төрле киртәләр аша бер-берсен узып, кәшәкә белән шуу балаларга аеруча ошады. Аларның өшергә вакыты да булмады: хәрәкәт итү һәм белен белән кайнар чәй эчү кәефне тагы да күтәреп җибәрде. Авыл өстенә төшкән томан да бәйрәмгә комачаулый алмады, киресенчә, ниндидер могҗиза һәм әкияттәгедәй атмосфера булдырды.
Җиңү яулаган Хәмитовлар, Латыйповлар һәм Галләмовлар гаиләләренә бүләкләр тапшыру иң дулкынландыргыч мәл булгандыр. Моңардан тыш, чара чикләрендә уенчык этләр күргәзмәсе оештырылды. Балачактан төрле уенчыклар бәйләү белән шөгыльләнгән һәм үз куллары белән ясаган уенчык авторлары – Кырмыскалы гимназиясе укучысы Лилә Нургалиева һәм Зилә Сәгыйтовага да бүләкләр тапшырылды.
Киләчәктә дә мондый бәйрәмнәр бер-берең белән танышырга, күбрәк белергә, дуслашырга булышлык итәр, дип ышанысы килә.