Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
20 февраль 2018, 12:24

Уйныйбыз да, җырлыйбыз да, гармуныбыз кулларда

Элек-электән яшь кызлар бер өйгә җыелышып, йон эрләгәннәр, чиккәннәр, бәйләгәннәр. Шуннан соң күңел ачулар: шаян уеннар, гармунга кушылып җырлаулар, биюләр башланган. Шул заманнарны искә төшереп, Камышлы авылы халкы клубта үткәрелгән “Аулак өй”гә җыелды. Биредә оештырылган күргәзмәгә берәүләр кул эшләрен алып килсә, икенчеләр аларга сокланып карап йөреде. Бирегә куелган борынгы йорт җиһазлары, көнкүреш әйберләре, савыт-сабалар, төрле бизәнгечләр ата-бабаларыбызның көнкүрешен ачык чагылдыра иде.

Бу чара бик күңелле үтте, дип ышанычлы әйтергә була. Анда катнашучылар үзләре­нең яшьлекләрен, тормышларында кич утырулар белән бәйле күңелле мәлләрне искә төшерделәр. Василий Селез­невның гармунын тартып җибәрүе булды, җыелучылар бер-бер артлы моңлы җыр­ларын сузды. Көй алмашыну белән, түгәрәк уртасына Нина Вардакова чыгып такмаклар башкарды, аңа ияреп барсы да биергә төшеп китте.
Бик күп борынгы җыр­ларны белгән авылның олы кешеләренең берсе, алты бала анасы Мария Гавриловна Вардако­ваның (авыл халкы аны яратып тетя Мару­ся дип йөретә) чыгышы җыелучы­ларның күңеленә аеруча хуш килде. Ул барлык җырларның сүз­ләрен белү генә түгел, биеп тә күрсәтеп, барсын да таң калдырды. Кичә буена гармун уйнаудан туктамады, балалар­ның шат көлүеннән зал яң­гырап торды.
Йола буенча, бер бәйрәм дә чәй табыныннан башка үтми. Бу көнне дә кунаклар самовардан хуш исле чәй эчте, тәмле бәлешләрдән авыз итте.
Бәйрәм тәмамланды, лә­кин халык таралырга ашыкмады, хәтта Маруся апа да: “Әфарин, кызлар, бәйрәм бик кү­ңелле килеп чыкты! Мин үземне янә яшә­реп киткән­дәй хис иттем”, - дип шат­лыгын белдерде. Мәктәп укучылары да бәйрәмнән канәгать калды һәм мондый чараларны ешрак үткәрергә кирәк, дигән теләк белдерде.
Чынлап та, мондый йолалар элеккедән килгән гореф-гадәтләрне яңартырга, бер-береңә карата игътибарлы булырга, телгә мәхәббәт хисләре уятырга, халык уеннарын һәм җыр­ларын өйрәнергә һәм олылырны хөр­мәт итәргә булышлык итә.
Антонина Клюкина, Камышлы урта мәктәбе директоры.
Читайте нас: