Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
27 март 2018, 12:22

“Өч улыбыз - өч бәхетебез”

Халыкта: “Ныклы һәм тату гаилә - милли байлык” дип юкка гына әйтмиләрдер. Нәкъ шундый гаиләләр илебезнең куәтен арттыра да инде. Сахай авылында яшәүче Йөзлекбаевлар шундый бәхетле гаиләләрнең берсе.

Гөлнара һәм Илдус мәктәптә укыганда ук таныша. Башта дуслашып йөриләр, хисләре сыналгач, тормыш юлын ахыргача үтәргә сүз биреп, өйләнешәләр. Бүген инде Гөлнара белән Илдусның бер-берсен аңлап, бер-берсен санлап тату гомер итүләренә 13 ел. Гаиләдә Солтан, Тамиз һәм Инсаф исемле уллары үсә. Нинди генә эшкә тотынса да, гаилә башлыгының кулыннан килә, аның кебекләр турында “алтын куллы” диләр. Гөлнара аны һәм малайларын әледән-әле тәмле ризыклар пешереп сыйлый. Гаиләсе турында сөйләгәндә аның йөзенә елмаю йөгерә, ә күзләрендә нур балкый.
- Өч улыбыз - өч бәхетебез безнең. Тормыш иптәшем белән электән үк зур гаилә турында уйлый идек - хыялыбыз тормышка ашты. Йортыбыз балаларның шат көлүенә күмелсә, күңелләр куана, - ди Гөлнара.
Алар берничә тапкыр гаиләләре белән спорт чараларында катнашып, алдынгы урыннар яулады. Моңа гаҗәпләнергә кирәкми, мәктәптә укыганда ук бер спорт ярышлары да Гөлнара белән Илдустан башка үтмәде. Хәзер малайлары әти-әнисенә ияреп, җиңел атлетика буенча беренче урыннар яулый. Илдус “КДВ групп” җәмгыятендә сәүдә вәкиле булып эшли, ә Гөлнара хатын-кызларның тырнакларын матурлау буенча мастер. Ял көннәрендә гаиләләре белән бергәләшеп табигать кочагына чыгалар, йә булмаса кинога яки аттракционнарга баралар.
Йөзлекбаевларның бер-берсенә булган мәхәббәтләре тормыш авырлыкларын җиңеп чыгарга булышлык итә. Мондый бәхетле гаиләгә карап, шуны аңлыйсың: вакыт үтә, яңа буын килә, ләкин төп тормыш кыйм­мәтләре генә үзгәрми.
Милена Шәймәрдәнова.
Читайте нас: