Үзән
0 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
10 апрель 2018, 11:58

Иренмәгәннәр иркен яши

Тирә-ягыбызда буш вакытларын нинди дә булса яраткан шөгыленә багышлаган кешеләр бихисап. Алар табигатьтән бирелгән сәләтләрен кулланып, тырышып дөнья көтә. Илтуган авылында яшәүче Клара һәм Венер Гафаровлар – шундый гаиләләрнең берсе

Шулай булмый ни, алар үзләре дә тырыш һәм тәр­тип­ле гаиләдә туып-үскән, шуңа да кулларыннан кил­мәгән эшләре юк. Венер Вәли абый белән Рәсимә апаның гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Авылда балта остасы буларак даны чыккан Вәли абыйдан барлык эшкә өйрәнә. Мәк­тәпне тәмамлау белән Ляхово һөнәрчелек училищесында киң профильле механизатор таныклыгы алып чыга. Ватан алдындагы изге бурычын үтәп кайткач, бераз вакыт тракторчы булып эшли, колхоз­ның комсоргы була. Тормыш юлында Яңа Муса авылы кызы Клараны очратып, матур гаилә коралар. Үз куллары белән күркәм йорт салып керә­ләр. Бераз вакыттан соң Венер Вәли улы Стәрлетамактагы физкультура техникумын тәмам­лый һәм 25 ел урындагы мәк­тәптә физкультура һәм хезмәт дәресләреннән балаларга белем бирә. Тормыш иптәше Клара да үзе кебек бар яктан килгән. Өч балага – бер кызга һәм ике малайга гомер бир­гәннәр. Зур кызлары Диана югары уку йортын “кызыл” дипломга тә­мамлаган, бүгенге көндә “Газпром” җәм­гыя­тенең “Теремок” балалар бакчасында физкультура дәресләрен алып бара. Кияү­ләре Руслан белән соклангыч пар булып яшиләр. Уллары Ди­нар Уфа механик-технологик колледж тәмам­лаган, армия хезмәтендә булып кайткан, ә бүгенге көндә читтән торып Уфа дәүләт авиация университетында белем ала. Кече уллары Фидан әлегә мәктәптә укый.
Авылда бу гаилә тату яшәүләре белән үрнәк булып тора.
- Чынлап та, Венерның кулыннан кил­мәгән эше юк: агач эше дисеңме, тимер яки эретеп ябыштыру булсынмы - барысын да белә. Матур итеп йорт җиһазлары да ясый әле ул. Авыл хал­кы­на да ярдәм итеп тора: өстәл, тәрәзәләр, гөл савытлары һәр­кемнең күңеленә хуш килә. Бу сәләт аңа Хо­дайдан бирел­гән. Эштән ничек кенә арып кайтса да, балаларның хәлләрен сорашырга, алар белән уйнарга, ярдәм итәргә дә вакыт таба ул, - ди тормыш иптәше Клара.
Клара Ришат кызының уңганлыгы да хәйран калырлык. Тәрәзә төпләре гөлләр бе­лән тулы. Борыч, помидор һәм төрле чәч­кә рассадалары утырткан.
- Көннәр бераз җылыту белән аларны теплицага чыгарып утыртам. Зур бакчабыз­да бәрәңге һәм төрле яшел­чәләр үстерәбез. Өч сыер асрыйбыз, шуңа да сөте, кайма­гы, эремчеге үзе­безнеке. 30-50 баш үрдәк һәм каз алып үстерәбез, артканын сатабыз. Аннан килгән акча балаларыбызга кирәк-ярак алуга, укытуга китә. Җәй көне ихатабыз һәм бакчабыз шау чәчкәгә күмелә. Бакча үстерү, мал асрау – бер кеше генә баш­кара торган эш түгел. Мул уңыш алам, кешечә матур яшим дисәң, көне-төне тырышып эшләргә, иренмәскә генә кирәк. Ә күңел салып баш­карган эш һәрвакыт җимешле була, - дип сүзен йом­гаклады Клара Ришат кызы.
Венера Бакиева.
Читайте нас: