Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
15 Май 2018, 12:05

Балаларына үрнәк булып...

Гаилә ул – язмыш бүләге, диләр. Анда безне яраталар, ярдәм итәләр, саклыйлар һәм файдалы киңәшләрен бирәләр. Гаилә булмаса, без тулысынча бәхетле була да алмас идек. Сахай авылында яшәүче Хәлиуллиннар шундый гаиләләрнең берсе.

Агымдагы елның декаб­рендә Гөлфия белән Дамир­ның гаилә коруларына 15 ел тула. Алар танышканда Гөлфия кибеттән эшләгән була, ә Дамир эштән кайтышлый еш кына вак-төяк алырга керә. Шулай итеп, яшьләр дуслашып китәләр. Бераз очрашып йөрегәннән соң бер-берсеннән башка яши алмауларын аңлагач, гөрләтеп туй үткәрәләр. 20 ел буе буш торган әти-әнисенең йортын ремонтлап керәләр.
Гөлфия Башкортстан Рес­публикасы Башлыгы каршындагы Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарәлеге академиясен тәмамлый. Бүгенге көндә Карлыман авыл Советы авыл биләмәсендә бухгалтер, ә Дамир «Русия тимер юллары” структура бүлекчә­сендә водитель булып эшли.
Хәлиуллиннар сөлектәй ике ул үстерәләр. Өлкәне Радмирга - 13 яшь, ул җәйге һәм кышкы спорт төрләре белән шөгыльләнә. Кечеләре Эльвир 4нче сыйныфта тик “5” билгеләренә генә укый, спорт белән дус, ләкин аның өчен уку – беренче урында.
Яңарак гаиләдә күңелле вакыйга булды. Гөлфия белән Дамирның күптәнге хыяллары тормышка ашты - аларның кызлары туды, аңа Даяна дип исем куштылар.
- Ирем белән алдан ук сөйләшеп куйдык: кыз туса – мин, малай туса, ул исем сайлый. Радиодан Даяна исемен ишетеп калдык, ул икебезгә дә ошады, - ди Гөлфия, шатлыгы белән уртаклашып.
Зур гаилә булып яшәү­ләренә Хәлиуллиннар куанып бетә алмый. Тормыш иптәше һәм балалары мох­таҗ­лыкта яшәмәсен өчен гаилә башлыгының күп вакыты эштә үтә. Аларның шатлыклы йөзен күрү – аның өчен зур сөенеч.
- Йортыбызда иң мөһим кеше, әлбәттә, балалары­бызның әтисе. Ул әйткән икән, димәк, шулай булырга тиеш. Балаларыбыз өчен үрнәк булырга тиешбез, чөн­ки алар безнең арттан кабатлый, безгә охшарга тырыша. “Балаңны түгел, үзең­не тәрбиялә”, дип юкка гына әйтмиләр бит, - ди Гөлфия.
Мондый дус һәм тату гаи­ләләрне күрү үзе бер куаныч. Алар өчен иң мөһиме, балаларын җылы һәм бәхетле мохиттә тәрбияләп үстерү.
Милена Шәймәрдәнова. Фото гаилә архивыннан алынды.
Читайте нас: