Аларның икесенең дә балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Тормышлары җиңел булмаса да, зарланырга күнекмәгән алар. Үзләре әйтүенчә, һәр эштән тәм һәм ямь табып, тормышның кадерен белеп яшиләр.
Мөхәммәтдин абый 11 яшендә ФЗО мәктәбенә җибәрелә. Бер ел Белорет якларында эшләгәннән соң туган якларына кайтып, колхозда төрле эшләрдә катнаша. Үзбәкстан якларында да, шахтада да эшләргә туры килә аңа. Өч дистә елдан артык гомерен “Победа” колхозына багышлый. Намуслы хезмәте өчен байтак медальләр һәм “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була.
Яңа Кыешкы авылында туып-үскән Рауза Гыйльметдин кызының да гомере эштә үткән. 12 яшеннән “Урал” колхозында барлык авыр эшләрне башкарырга туры килә. Ашлык сугу, иген җилгәрү, «заготзерно»дан иген ташыган чакларын бүген дә авырсулап искә ала ветеран.
Яшьләр 60 ел элек Олыкүл авылында таныша. Шул бер күрешү аларны гомерлеккә кавыштыра да. Туганнарына кунакка килгән кызны концертка алып баралар. Чара тәмамлангач, яшьләр бер-берсе белән сөйләшеп китәләр. Сүздән сүз чыгып, егет Раузаны озатып куярга уйлый. Ләкин кыз да үткер булып чыга, йортларына якынлашкач, егетне төртеп җибәрә дә кереп китә. Мөхәммәтдин дә тиз бирешә торганнардан түгел. Димләү өчен әнисен җибәрә. Өлкәннәр ризалаша, туйны да сөйләшеп куялар. Шулай итеп, гаилә тормышы башлана. Мәхәббәт җимешләре булып бер-бер артлы биш балалары – Язилә, Гали, Фатыйма, Муса һәм Фәимә дөньяга килә. Алар бүген һәрберсе гаиләле, үзләре нәнәй-картәти инде. Шул ук вакытта әти-әниләрен дә игътибар һәм кадер-хөрмәт белән уратып алган. Әле берсе, әле икенчесе килеп, хәлләрен белешәләр, йорт эшләрендә, хуҗалык буенча ярдәм итәләр.
Бүрәнәнең авырын да, җиңелен дә бергә күтәргән кебек, тормыш йөген дә гомер буе икәүләп тарткан Кәбировлар. Авыл җирендә халык ни белән шөгыльләнә алса, алар шуларның барысын да эшләгән.
- Моңа кадәр күпләп мал асрадык: берничә баш сыер, сарык, хәтта ат бар иде. Былтыр гына бетердек, сәламәтлек какшады, - ди Мөхәммәтдин абый.
Әле дә йортлары әллә кайдан балкып, үзенә чакырып тора. Йортларыннан кеше өзелми. Һәр кергән кешене чәй эчерми чыгармыйлар – шундый йола. Туй күчтәнәчләрен безгә дә тату насыйп итте. Чәй эчкән вакытта: «60 ел бергә бәхетле гомер итүнең сере нәрсәдә соң?” дигән сорауга алар бертавыштан: «Бер-береңә юл куеп, сабыр итеп, киңәшләшеп яшәүдә», - дип җавап бирде.
Чынлап та, 60 ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тия икән?! Бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә - үзе бер мәртәбә. Кәбировларга балалары гына түгел, тирә-юньдәгеләр дә сокланып карый.