Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
29 Май 2018, 12:53

Түгәрәк өстәл артында җанлы сөйләшү

Иске Кыешкы мәдәният йортында Гаилә көне уңаеннан оештырылган чарага авылның үрнәкле, уңган гаиләләре җыелды.

Терлекчелектә озак еллар хезмәт сал­ган ирле-хатынлы Рәсимә һәм Наил Насретдиновлар, байтак еллар алдынгы сыер савучы булган Мәдинә Касыймова, аның эшен дәвам итүче – районның алдынгы сыер савучысы исемен йөреткән, күкрәген “Хезмәт батырлыгы өчен” медале бизәгән, “Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек Әминә Хәкимова, озак еллар мәктәптә эшләп, хаклы ялга чыккан мәгариф ветераннары Зәлифә һәм Рәмил Гаделшиннар, 20 ел мәдәният өлкәсендә эшләүче Таңсылу Байегетова һәм аның тормыш иптәше Марат түгәрәк өстәл артына утырып сөйләшү барышында төрле проблемаларга кагылдылар.
Бу гаиләләр балаларына, оныкларына үрнәк булып, аларга һәръяклап ярдәм күрсәтеп яшиләр. Аларга тырышлык, эшсөярлек, изгелек кебек сыйфатлар хас. Бәхетне дә читтән эзләмәде алар, ә хезмәттә таптылар. Нинди генә һөнәр иясе булмасыннар: укытучымы, терлек­чеме, гади эшчеме – иң мөһиме, үз бурычларын зур җаваплылык һәм намус белән башкардылар. Ә күңел салып эшләгән эш һәрвакыт уңыш китерә, җанга рәхәтлек бирә, картлык көнендә үзенең җимешләрен бирә. Уйлап карасаң, күпме көч һәм тырышлык салган алар!
Бүгенге җанлы очрашуда һәрбер гаилә үз тарихына сәяхәт кылды, хатирәләре белән уртаклашты, авыр да, кызыклы да мәлләрне искә төшерделәр.
Мәдинә Мугалина.
Иске Кыешкы авылы.
Читайте нас: