Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
19 июнь 2018, 12:28

Авылның йөзек кашы

Һәр авылның иң зур байлыгы – тырыш халкы һәм тату гаиләләре. Ләкин яшьләр авылда калып гаилә корырга теләмиләр, аларны күбрәк шәһәр тормышы кызыктыра. Шуңа да, авылны үз итеп, үрнәкле тормыш алып барган гаиләләргә сокланмыйча карау мөмкин түгел.

Эш буенча Куш-Күл авылына барганда үрнәк булырдай гаилә­ләр турында сорашкач, барсы да бертавыштан: “Бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшиләр, балаларына яхшы тәрбия бирәләр, йорт-куралары да төзек”, дип Гайнуллиннарның гаиләсен әйттеләр. Аларның йорты янына килеп туктагач, моңа үзебез дә инандык. Капканы ачып керү белән бар җирдә тәртип, төзек каралтылар күзгә ташлана. Ләкин без гаилә башлыгын гына өйдә очратмадык. Өй хуҗабикәсе Алия безне каршы алды һәм түргә чакырды.
Алия Әнис кызы тумышы белән Бозаяз авылыннан. Урындагы мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфада бухгалтерлыкка укып чыга һәм туган авылына кайтып сатучы булып эш башлый.
Күпбалалы һәм гомер буе көнне төнгә ялгап колхозда хезмәт салган гаиләдә үскән Рәфис урта мәктәптән соң Санкт-Петербургта ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Туган ягына кайту белән хыялында йөреткән һөнәрне сайлый - Юл-патруль хезмәтенә эшкә урнаша һәм читтән торып Башкорт юридик-икътисадый техникумына укырга керә. Кулына диплом алып кайту белән аны участок уполномоченные итеп тәгаен­лиләр. Бераз вакыт ЮХХДИ бүлегендә юл-патруль хезмәте инспекторы булып та эшләп ала. Бу хезмәтләр һәрчак мәшәкатьле һәм тынгысыз, чөнки тормыш уртасында кайнап, кешеләр белән тыгыз аралашып эшләргә кирәк.
Юл уңаенда егет Бозаяз авылындагы кибеткә кереп йөри һәм сабыр холыклы, тыйнак, сылу кыз - Алияне күрү белән гашыйк була. Яшьләр дуслашып китәләр. Бераз аралашып йөре­гәч, егет кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Кыз да егетнең теләген кире какмый. Гөрләтеп туй үткә­рәләр. Авылның яшел чирә­мендә тәгәрәп, саф һәм салкын чишмәләреннән су эчеп, аланнарында җиләк-җимешен җыеп, болыннарында көтү көтеп үскән бу авыл малае туган авылын ташлап китәргә базнат итми. Яшь гаилә егетнең урман янына сыенып утырган авылында әти-әнисенең нигезен саклап яши башлый. Алия урындагы кибеткә эшкә урнаша. Йорт-кураны яңартып, төзекләндереп җибә­рәләр. Күпләп мал-туар асрыйлар, умарта тоталар. Мәхәббәтле һәм тату гаиләдә өч бала - бер ул һәм ике кыз дөньяга туа.
Алия белән Рәфис исә өй­ләрен генә түгел, ишек алларын да гөлбакча ясаганнар, ул әкият дөньясын хәтерләтә. Анда нинди генә каралты юк, нинди генә чәчкәләр һәм яшелчә-җимеш үстермиләр. Балалар өчен дә барлык уңайлыклар булдырылган. Шулай булмый мөмкин дә түгел, алар балалары өчен ихлас җан атып яши.
Алия белән Рәфиснең гаилә коруларына 18 ел. Гаиләләре матур, ныклы. Гомере буе мили­циядә хезмәт иткән Рәфис бүген­ге көндә хаклы ялда. Ләкин ул бер минут та тик торырга яратмый: мал-туар карый, умарта тоту да бик күп көч һәм вакыт та­ләп итә. Алия “Артемида” ком­панияләр төркеме ашханәсендә эшли. Аш пешерү урынында чисталык, җыйнаклык та таләп ителә. Ә Алия Әнис кызына бу сыйфатларны Ходай үзе биргән. Уллары Линар - Уфа автотранспорт техникумында, кызлары Алина Азык-төлек техникумында укып йөри, иң кечеләре Ами­лиягә - нибары 3 яшь.
Гадәттә, авыл нәрсәсез яши алмый, дип сорасалар, юлсыз һәм сусыз, дибез. Ләкин мин бу авылга барган юлның тигез һәм төзек булуына, һәр йортта да диярлек эчәр өчен су – коесы булуына сокланып кайттым. Авылның төп байлыгы – тормышта ышанычлы адымнар белән барган яшь гаиләләр дияр идем. Тырышып дөнья көткән Гайнуллинар гаиләсе бәхетләрен туган җирдә, үз нигезендә тапкан.
Алия балаларының уңышла­рына да сөенүен яшерә алмый. Ә балалары өчен горурланырга урын бар: алар мәктәптә дә, уку йортларында да тик яхшы укулары, тәртипле булулары белән аерылып торалар. Тик шунысы кызганыч, Алияның да, Рәфис­нең дә әти-әниләре күптән бакыйлыкка күчкән. Исән булсалар, аларның тормышына куанып бетә алмаслар иде.
Киләчәктә дә бу гаиләнең бер-берсенә булган мәхәббәт хисләре сүнмәсен, йөрәкләрдә сөю кимемәсен, өйдә балалар­ның шатлыклы көлүе тынмасын, табыннардагы муллык бетмәсен, бәхетләр кителмәсен иде, дигән теләктәбез.
Венера Гафарова (Бакиева).
Читайте нас: