Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
21 сентябрь 2018, 12:16

Инвалид коляскасында - ипотека артыннан

Юрий һәм Олеся Угольниковлар агымдагы елның май аенда Бозаяз авылына күченеп килә. Ипотекага йорт сатып алалар, бакча утырталар. Алар башкалардан бер ни белән дә аерылмый кебек. Ләкин Олеся – II төркем инвалид булса, I төркем инвалид ире Юрий креслода гына хәрәкәт итә.

Сынау үткән мәхәббәт
Юрий Туймазы районында туган. Балачакта ук аңа табиблар церебраль параличы дигән диагноз куя. Авыр һәм дәвалап булмый торган авыру, шуңа да бәләкәй Юра үзаллы йөри һәм хәрәкәт итә дә алмый. Әти-әнисе бу кайгыны күтәрә алмыйча, улларын Октябрьский шәһәрен­дәге инвалидлар интернатына тапшырырга мәҗбүр була.
Олеся Удмуртиядә туган. Тәүдә Ижевскта, соңыннан Глазов интернатында, арытабан Серафимовка балалар йортында яши. 1998 елда Октябрьский йорт-интернатына күчерелә.
- Мин интернатта ди-джей булдым, дискотекаларда һәм төрле чараларда музыка уйната идем. Бервакыт бер кыз яныма килеп, аның өчен җыр куюын сорады. Шулай итеп, без Олеся белән танышып киттек. Бераз вакыт дуслашып йөрегәннән соң, мин аңа бергә яшәргә тәкъдим ясадым. “Авырлыклардан курыкмасаң, өйләнешербез, безгә тәүдә сынау үтәргә кирәк дидем, - дип сүз башлады Юрий Угольников.
Кредит тарихы
Юрий һәм Олесяның сынау вакыты 12 елга сузыла. Ә 2011 елда алар өйләнешергә карар итәләр. Юрий туйдан соң сөйгәненә йорт сатып алырга сүз бирә. Ләкин вәгъдәсен үтәү тиз генә килеп чыкмый.
- Тәүдә без электр белән эшләүче инвалид коляскасы алу өчен кредит алдык. Аның яңасы 500 мең сум тора, ләкин Юра аны кулдан 150 мең сумга тапты. Коляска өчен акчаны түләп беткәч, яңа кредитка тәкъдим ясап “СМС” килде. Шул вакытта инде без ипотека алырга булдык. Тәүге взнос өчен 250 мең сум акчабыз бар иде. Банкта заявка калдырдык. Бирүләренә бик ышанмыйча гына йортка кайтып киттек. Ләкин шул ук көнне уңай карар алдык, - ди Олеся.
- Ләкин безгә ошаган һәм туры килгән йорт табуы гына авыррак булды, аны без 2 ел буена эзләдек. Чөнки безнең үз таләпләребез бар иде – урамда асфальт җәелсен, дәваханә, банк һәм почта да якын булсын иде. Андый йорт тиз генә табылмады. Шул вакытта интернет аша Бозаяз авылында йорт сатылуы турында белдерүгә тап булдык. Йорт үзәк урамда урнашкан, дәваханә һәм почта да якын гына. Коймаларның искерүе һәм йортка су кермәве дә безне куркытмады, - ди Юрий Угольников.
Хыяллары
тормышка аша
Йортка күчәр алдыннан, Юрий коляскада үзаллы кереп-чыгып йөри алсын өчен, Угольниковлар веранданы үзләренең проекты буенча, пандус куеп үзгәртеп төзи. Май аенда йортка күчеп, бакчага бәрәңге утыртырга да өлгерә алар. Соңрак коймаларны яңартып җибәрәләр.
- Без күптән авылда яшәргә хыяллана идек. Монда саф һава, тын алуы да рәхәт. Шунда калабыз, интернатка кире кайтмыйбыз, дип Олесяны алдан ук кисәтеп куйдым, - ди Юрий.
Башкарасы эшләр күп әле, ләкин Угольниковларны ул куркытмый. Тәү чиратта, алар йортка су үткәрергә, идән һәм тәрәзәләрне алмаштырырга ниятли. “Исәнлек булсын, эшләнер әле!” – ди алар елмаеп.
Эшли алмаслык
эш юк
Гомумән, Юрий төшенке­леккә бирелә торган кеше түгел. Акча туплап, тизрәк ипотеканы түләп бетерергә кирәклеген гаиләдә яхшы аңлыйлар.
- Кредитны мин 15 елга алырга иде, ләкин аны безгә 25 елга дип бирделәр”, - ди Юра.
Героебыз бик актив кеше – челтәрле бизнес һәм компьютер белән шөгыльләнә. Үзе өчен дә, кешеләр өчен дә заказ кабул итә. Электр белән хәрәкәт итә торган колясканы, мәсәлән, ул социаль челтәрдәге белдерү буенча сатып алган, йортын ремонтлау өчен төзүчеләрне дә интернет аша тапкан.
Аның тагын бер мавыгуы бар – ул сувенирлар ясый.
- Без Октябрьский интернатында яшәгәндә бер табиб миннән Сталин рәсеме төшкән кружка ясап бирүемне сорады. Мин тәүдә ризалашмадым, ләкин шулай да термопресс сатып алырга булдым. Аның ярдәмендә футболка һәм кружкаларга фоторәсемнәр, фирма логотиплары төшерергә һәм язарга мөмкин. Шул вакыттан алып бу эш белән шөгыльләнәм. Моның белән мавыгуымны белеп, танышларым һәм күрше­ләрем килеп, нәрсәдер эшләп бирүемне үтенәләр, - ди әңгә­мәдәшчем.
Юрий һәм Олеся буш вакытларында музыка тыңлый, бигрәк тә рус халык җырлары аларның күңеленә хуш килә. Шуңа өстәп, алар чәчкә үстерергә яраталар. Олеся аларны утырта, тәрбияли, ә ире шул матурлыкка соклана. Шулай итеп, алар ике дистә ел кулга-кул тотынышып, тату гомер кичерә. Юрий – көчле рухлы һәм зирәк акыллы булса, Олеся, аның куллары кебек, ире уйлаганны тормышка ашыра.
Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Читайте нас: