Фирүзә Якупова һәм Тәлгать Йомакаев моннан 25 ел элек Кырмыскалы авылына күченеп килә. Тәлгать Зәйнулла улы Линия-производство идарәлегенә урнашса, Фирүзә Катиф кызы 2002 елдан 2014 елга кадәр район үзәк дәваханәсендә тәэминатчы булып эшли.
Совет вакытында кешеләр еш кына күчеп йөри иде. Берәүләр чирәм җирләрен үзләштерергә китсә, икенчеләрне башка республикага эшкә җибәрделәр, өченчеләр себергә “озын акча” артыннан юлланды. Фирүзә Якупова һәм Тәлгать Йомакаев та тәүдә әти-әниләрен алып китсәләр, соңыннан үзләре генә күченә.
Тәлгатьнең әтисен Кыргызстанга эшкә тәгаенлиләр, гаиләсен дә ул үзе белән ала. Шулай итеп, Тәлгать Ош шәһәрендә үсә. Тәүдә мәктәпне, соңыннан техникумны тәмамлый һәм Кыргызстанның башкаласы – Бишкекка барып урнаша.
Фирүзә Катиф кызының әти-әнисе Татарстанда өйләнешеп, яшәргә Пермь өлкәсенә китәләр. Балалары да аларның анда туа. Соңыннан Кыргызстанга, арытабан Украинаның Донецк шәһәренә күченәләр. 1976 елда Фирүзә әнисе белән Бишкек шәһәренә кире кайтып, Приборлар төзү техникумында радиотехник белгечлеге алып чыга һәм физприборлар заводына инженер-нормировщик булып эшли башлый.
Фирүзә Катиф кызы сөйләвенчә, Тәлгать белән алар балачакан таныш. Яшь чакларында язышкан хатларын әле булса саклыйлар. Кыз яңадан Бишкекка кайткач, 1979 елда яшьләр өйләнешергә карар итәләр. 1981 елда аларның уллары Вилдан, ә 1984 елда кызлары Әлфия туа.
Гаилә башлыгы 14 ел Бишкек шәһәрендә Кыргызстан монтаж идарәлегендә электромонтер булып хезмәт сала. Илдә үзгәртеп кору чоры башлангач, гаиләсен әнисенең туган ягы – Башкортстанга алып кайтырга була. Балаларына университетта укырга якын булсын дип, башкалага якын авылны сайлый. Шулай итеп, 1993 елда гаилә Кырмыскалы авылына күченеп килә.
Тәлгать Зәйнулла улы Ленин урамында бәләкәй генә йорт сатып ала һәм Линия-производство идарәлегенә электромонтер булып эшкә урнаша.
- Бу предприятиедә эшләвемә 25 ел тулды, үзе бер юбилей. Агымдагы елда хаклы ялга чыктым. Кырмыскалы авылы безнең гаилә өчен икенче туган ягыбызга әйләнде. Биредә без фатир алдык. Балалар район үзәгендәге 1нче санлы мәктәпне тәмамладылар. Әлфия кызым кияү белән йорт салып керделәр, - ди Тәлгать Зәйнулла улы.
Фирүзә Катиф кызы әйтүенчә, Кыргызстаннан кайтуы авыр булса да, ул һәрвакыт авыл җирендә, үз йортында яшисе килгән. Ниһаять, хыялы тормышка аша.
2002 елга кадәр ул сәүдә белән шөгыльләнә. Соңыннан район үзәк дәваханәсенә тәэминатчы булып урнаша.
Тормыш мәгънәсе – балалар
Йомакаевларның тату һәм ныклы гаиләсендә балалары һәм дүрт оныклары – тормышларының мәгънәсе.
- Әти-әниебез безгә югары белем алырга, гаилә корырга ярдәм иттеләр. Әле булса алар безнең турында хәстәрлек күрә, рәхмәт аларга, - ди балалары.
- Вилданның ике югары белеме бар, Уфа шәһәрендә яши, байтак еллар эшкуарлык белән шөгыльләнә.Ә Әлфия - журналист, район гәзите редакциясендә эшли. Улымның Рамина һәм Рената исемле кызлары, кызымның Хамил һәм Чыңгыз исемле малайлары үсеп килә. Балаларыбыз – безнең юанычыбыз, горурлыгыбыз һәм ышанычыбыз, - диләр Йомакаевлар.
Фирүзә Катиф кызы бишенче ел инде пенсиядә. Шул вакыт эчендә ул район үзәгендәге мәчеттә гарәп теле курсларына йөреп, Коръән укырга өйрәнгән, йорт хуҗалыгы белән шөгыльләнә, онык-оныкаларын караша. Шул көннәрдә хаклы ялга туктаган Тәлгать Зәйнулла улының планнары башкача - яңа йорт салып керергә, умарта тотарга, сарыклар асрарга тели.
- Иң мөһиме, исән-сау булыйк, - ди ул сүз азагында.