Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
4 декабрь 2018, 12:21

Тигез яшәү – олы бәхет

Һәр авылның үрнәк итеп сөйләрлек матур гаиләләре була. Гадәттә, алар турында бер яман сүз ишетмисең, тормышлары түгәрәк аларның. Кабак авылында гомер итүче Мәрьям һәм Фәрит Шәймөхәммәтовлар – шундый гаиләләрдән. Аларның кавышып дөнья көтүләренә дә 40 ел тула.

Бу бәхетле пар, ике аккош кебек, бер-берсен ихтирам итеп, бер-берсен санлап, тату гомер кичерә. Тормыш матурлыгы, гаиләнең ныклыгы – бер-береңне аңлауда ул. Дөньяның иминлеге дә шул татулыкка бәйле. Тату гаилә – ил терәге, дип тә юкка гына әйтмәгәннәр бит. Чиләгенә күрә капкачы дигәндәй, бер-берсенә шулкадәр туры килгән алар. Үзләре уңган, үзләре акыллы, сәламәт тормыш рәвеше алып баралар.
Фәрит Хаҗинур улы яшь вакытларында Дим бистәсендә тепловозда, электровозда эшләде. Менә иенде 40 елга якын Кабак кирпеч заводында шофер булып хезмәт сала. Эшендә аны ихтирам итәләр, яшьләргә киңәшче, остаз да ул.
Тормыш иптәше Мәрьям Фәрхетдин кызы да шул ук Кабак кирпеч заводының сәүдә бүлегендә байтак еллар эшләп, хаклы ялга чыкты. Әле оныкларын караша.
“Егәрленең кулы җидәү” ди бит халык, Шәймөхәммәтовлар гаиләсе дә нәкъ шундыйлардан. Аларның кулыннан килмәгән эше юк.
Уңган, егәрле кешеләрнең балалары да үзләре кебек. Чөнки алар әти-әниләренең бер-берсенә карата ихтирамын тоеп, тырышлыгын күреп үстеләр. Бүген үзләре матур итеп дөнья көтәләр. Кызлары Чулпан Кабак урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Тормыш иптәше Җәлил белән ике ул үстерәләр. Илнур гаиләсе белән Сахай авылында төпләнгән. Тормыш иптәше Нурсилә белән өч бала тәрбиялиләр.
- Балаларыбыз да, Аллага шөкер, уң­ган, җиңел-җилпе кәсепкә өйрәнмәгән, тырыш хезмәттән башка тормышларын күз алдына да китермиләр, - ди Мәрьям, горурлык хисе белән.
Шәймөхәммәтовларның көткән дөнь­ялары да искитәрлек. Бакча тутырып яшелчә-җимеш үстерәләр, ихата тутырып мал асрыйлар. Мәрьям аш-суга да бик оста. Ел буена җитәрлек салатлар, компотлар әзерләп куя.
Тагын бер яхшы сыйфтлары – алар туган җанлы кешеләр. Ике яклап туганнары, кода-кодагыйлары белән дә аралашып, тату яшиләр.
Кырык ел кырык көн түгел. Тормыш булгач, төрлесе булгандыр, ләкин алар бер-берсенә булган хисләрен үзгәртмичә, мәхәббәтләрен вакламыйча, тормыш мәшәкатьләре арасында югалып калмыйча матур итеп гомер кичерәләр.
Шәймөхәммәтовларның алдагы көн­нәрендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар, оныклар игелеген күреп, озак еллар гомер кичерсеннәр иде.
Зәлифә Гаделшина.
Иске Кыешкы авылы.
Читайте нас: